#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Комбайны «Ростсельмаш» будут поставляться в Тюменскую область по льготным ценам. «Ростсельмаш» җитештергән 85 берәмлек техника сатып алуга Төмән авыл хуҗалыгы предприятиеләре гариза бирделәр. Региональ хөкүмәт белән заводның хезмәттәшлек итүләре турындагы килешүгә кул куелды. “Ростсельмаш” комбайннары югары сыйфаты белән аерылалар.

* * *

В села региона из-за границы возвращаются врачи и учителя. Төмән өлкәсендә “Чит илләрдә яшәүче якташларыбызга Төмән өлкәсенә үз теләкләре белән күченүгә йогынты ясау” дәүләт программасы дүртенче ел инде реальләштерелә. Кайтучы якташларыбыз профессионаллар, озак вакыт җирле халык алынмаган эш урыннарына урнаштылар, программада катнашучы 47 кеше табиблар. 194 кеше укытучы хезмәтен башкара, авыл хуҗалыгына 12 агроном, 14 мал табибы һәм зоотехник, 40 механизатор һәм башкалар килделәр. Барлыгы – 89 кеше.

* * *

Начинается запись в “Отряды мэра”. Төмәндә 14-17 яшьлек үсмерләрне “Мэр отрядлары”ның беренче сменасына эшкә урнаштыру өчен документларны кабул итү башланды. Былтыргы шикелле җәйге каникулларда һәрберсе 10 эш көнен тәшкил иткән 4 хезмәт сменасы оештырылачак. Малайлар һәм кызлар көненә 3 сәгать эшләячәкләр. Барлыгы 3 700 кешене эшкә урнаштыру көтелә.

* * *

В Тюменской области переселят две тысячи семей. 2012-2016 елларда Төмән өлкәсендә 22 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшыртты. Былтыр өч меңнән артык гаилә дәүләт булышлыгы белән яңа фатир алды. 2016 елда регион Төмән өлкәсе аварияле торак фондын ликвидацияләү буенча программаны үтәүдә лидер булды. Регион аны реальләштерүне куелган вакыттан 8 ай алдан үтәде.

* * *

МСЧ “Нефтяник” станет одной из ведущих клиник России, считает Владимир Якушев. Шушы зур медицина учреждениесенә өлкә губернаторы В.Якушев хезмәт визиты ясады. Ул шифаханәнең эшләп торучы бүлекләрен, җиһазларны карады, пациентлар, туристлар белән сөйләште. “Нефтяник” медсанчастен үзгәртеп корудан соң операция заллары өч  тапкырга артачак. Эреле хирургия бүлеге беренчеләрдән ремонтланды. “Нефтяник” югары технологик һәм махсуслаштырылган планлы ярдәм генә күрсәтми, атнасына ике тапкыр  шәһәр дежур шифаханәсе дә була. В.Якушев реанимация бүлекләрендә һәм операция блогында булды. Төзү эшләренең барышын карады, учреждение җитәкчеләре белән сөйләште. Төзүчеләр түбәне алыштыруны июнь азагында тәмамлаячаклар, фасадны ноябрьдә ремонтлаячаклар. Җылы аркылы чыгу юлын төзекләндерү, неврология һәм нейрореабилитация  бүлекләрен төзү яңартуның чираттагы этабы була.

* * *

Субсидии на покупку или строительство жилья получат более двухсот селян. Төмән өлкәсендә 2017 елда гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча чаралар дәвам итә. Бу исәпкә авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләр, белгечләр дә керә. 15 февральдә Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министрлыгы белән Төмән өлкә хөкүмәте федераль казнасыннан өлкә казнасына программа чараларын реальләштерү өчен акча бирүе турында килешү төзелде. Бүленгән лимитлар  200дән артык катнашучыны социаль түләүләр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. “2014-2017 елларга һәм 2020 елга хәтле авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” программасын реальләштерү буенча еллар дәвамында 712 катнашучы дәүләт булышлыгы алды.

* * *

В Тюменской области закрывают ледовые переправы. Төмән өлкәсе буенча чиктән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре кышкы чорда эшләгән алты боз кичүеннән хәрәкәт туктатылуын игълан иттеләр. Тагын өч кичүдән җиңел һәм зур булмаган йөк машиналары әлегә  чыгарга мөмкиннәр. Яркәү районының Покровка, Сорокино, Вагай районының Экстезерье, Уват районының  Демьянское (ике кичү) авылларында, Яркәүдә кичүләр ябылды.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836