#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләүче

последние и лучшие новости искусства в мире

14-22018 елның 6 апрелендә җирле язучыбыз, укытучыбыз, мөхтәрәм авылдашым Якуб Камали улы Зәнкиевка 101 яшь тула.

Ашкынып, сагынып туган авылыбызга юл тотабыз. Төньякта җылы, алтын нурларын чәчеп, язгы кояш озата, ә Тубылда карлы-буранлы кыш каршылый.

Тубылны үтеп, Хуҗайланга таба юлга борылабыз, әкрен генә машина тәрәзәсен ачам. Тәмле, үзебезнеке, йомшак ак карлы җилебез битемне кочып ала, борын эчләремә кереп кытыклый, күкрәк тутырып туган як һавасын сулыйм, хәл, көч кергәндәй үземне яхшырак тоя башлыйм, рәхәтлек хисләре кичерәм, ә уй-фикерләрем абый турында, аның үлмәс китабы – “Иртеш таңнары” юлларына күчә.

Әсәрнең төп сюжеты – Ялан авылында бара, аның табигате, төрле холыклы кешеләре турында языла. Ул бит безнең Хуҗайлан кешеләре. Туган авылын, кешеләрен яраткан, хөрмәтләгән кеше генә шундый матур итеп аларны китапта сурәтли алгандыр.

Абый 1 яшеннән Хуҗайланда яшәгән, кечкенәдән туган табигать, авылның яхшы ниятле кешеләре абыйда матур сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм иткәндер. Суны сеңгән җиргә коялар, диләр. Акыллы, зиһенле, күзәтүчән ятим бала сеңдерми калмагандыр. Авылыбыз, абый язганча, табигатьнең иң матур җирендә урнашкан. Аны тасвирлауны абыйга тапшырам.

“Иртеш буендагы татар авылларының нигезен Күчем хан мирзалары салган. Ялан авылы өчен урын сайлаган акыллы мирза: “Киез йортларны салкын җилләрдән төньяктан сузылып үткән биек тау – Уба ышыклар, көньяктан иң затлы балыкларга бай Иртеш елгасы ага – шуннан ризыкланырсыз, авылны ярып узган чишмәдән татлы су эчеп рәхәтләнерсез”, - дигән имеш. Шулай дигән дә авыл уртасына беренче казыкны китереп каккан.

... Һәр ел саен җәй уртасында салкынча төндә Иртештә аккорт ява. Аккорт ява башлагач елга өстендә тоташ күк томан күтәрелгән төсле була. Кояш чыгып тәртә буе күтәрелгәч, Иртеш буйлары ямьләнеп ачылып китте. Аның бу төбәктәге һәр бормасы, һәр тугае таныш Мөхәммәткә, таныш һәм якын, якын һәм кадерле. Уйласаң, күпме күргән бу Себер елгасы? Киртләч ярларына бәрелә-бәрелә, ул челт-челт тавыш чыгарып, үткән заманнар хакында сөйли кебек. Һәркемгә бәхет, озын гомер, игелек тели сыман. “Хуш килдегез, Мөхәммәт Уразаев!” – дип эндәшә кебек.

Шул вакыйгаларның шаһиты Мөхәммәт исән, ярда басып тора. Ә Иртеш ага да ага.

Кемдер сыздырып гармун уйный, аккорт ява – үзенә күрә бер бәйрәм, яланлылар бергә җыелган. Бергә чакта күңелләр берегә, якынлаша. Иртеш буе аланында кинәт гармун тавышы яңгырый башлый. Елга ага, моң ага, хатирәләр ага. Яшьләр җырлый.

... Ялан авылы яшьләре буыннан-буынга иң бәхетле чакларын авыл янындагы “Кызлар Убасы” дип йөртелгән тауда каршылый торган булганнар. Иртеш буйлап тезелеп киткән тауның иң биек, иң матур урыны ул. Кызлар Убасын табигать үзе гаҗәеп матур итеп бизәгән.

Тауның иң очында табигать ямь-яшел хәтфәгә төргән тип-тигез алан бар. Күңел ачарга җыелган яшьләрне салкын җилләрдән саклап торыйм дигәндәй, ул аланны көньяктан ярым боҗра ясап куе чыршы һәм нарат урманы урап алган. Урман авызында, утырып гармун уйнар өчен, бөдрә каен билен бөгеп җиргә иелгән. Серләрен яшерергә теләгән яшьләрне яман күздән саклагандай, нәкъ урталыкта ялгыз бер карт кедр үзенең куе, озын ылыслы ботакларын җиргә кадәр сузган.

Кызлар Убасына менсәң, гаҗәеп манзара! Тирә-юнь уч төбендәге кебек күренә. Ялан авылына моннан торып карасаң, ул ял итәргә яткан каһарман батырны хәтерләтә, әйтерсең лә батыр көрәшеп арган да, башын тауга терәп, аякларын Иртешкә сузып ял итә...”

Искиткеч чагыштыру, абыйның осталыгына сокланмыйча булмый, менә әйт абыйны математика укытучысы дип! Берәүләр шушы гүзәллекне күрми аяк астында таптап йөри ала, ә абый аны күңеленә сеңдереп-иңдереп безгә көн дә күзебезгә күренеп торган табигать күренешләренә тәңгәл килгән матур сүзләр табып, туган җир анабызга мәхәббәт тәрбияли. Мең рәхмәт абыйга, урыны җәннәттә булсын.

Әсәр персонажлары, гореф-гадәтләребез, традицияләр, табигать күренешләре – барысы да үзебезнеке, барысы да миңа таныш, якын һәм бик кадерле. Миңа калса, ата-бабай, әти-әни эзләреннән йөрим дип шатланып яшәдем һәм яшим авылда.

Моң-зарсыз тормыш булмый, зарланып та аласым килә “Яңарыш” укучыларына. Авылларыбыз картайганнан-картая баралар, кечерәк клублар бикләнгән, мәктәпләр кыскартылдылар.

Шулай да әкренләп тормыш алга таба бара. Ата-аналар уяу булсын, тәрбия дилбегәсен кулларыннан ычкындырмасыннар, балаларда туган төбәкне ярату хисен дә тәрбияләүне онытмасыннар иде.

Дәүләт сәясәте дә зур шәһәрләрне үстерү ягында Авыллар, аеруча, кече авыллар турындагы сүзләр девиз формасында гына яши. Әйдәгез, ничек тә булса өзмик өметләрне! Өзелмәсен иде буыннар бәйләнеше дә! Тырышкан ташка кадак каккан, диләр бит. Авылны яшәтүче, зурайтучы, саклаучы, яшьләребез үсеп килә түгелме? Өмет яшьләрдә генә!

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836