#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Незрячие тюменцы научились готовить на кулинарных мастер-классах. Төмәндә Көнбатыш Себер дәүләт колледжы базасының “Айсберг” туклану үзәгендә сукыр һәм начар күрүче кешеләр өчен аш остасы мастер-класслар үткәрде. Проект 2017 елның декабрендә старт алды. 2018 елның 27 мартында нәтиҗә ясалды. Анда җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләделәр. Кулинар осталыкка өйрәнүдә 18-50 яшьләрдәге 20 кеше катнашты. Беренче чиратта гади иртәнге ашны, кайнар ашамлыклар, эчемлекләр әзерләргә өйрәттеләр. Барлыгы 15 мастер-класс оештырылды.

* * *

Тюменская область стала лучшим спортивным регионом страны. Халык саны 2 миллион кешегәчә булган Россия Федерациясенең субъектлары арасында җиңде. Ул үз артында Омск өлкәсен, Чувашстан Республикасын калдырды. “Физик активлык һәм сәламәт тормыш алып бару төмәнлеләр яшәешенең аерып алгысыз өлеше булып тора. Массалы спортны үстерү, төрле яшьтәге кешеләргә аның белән шөгыльләнергә шартлар тудыру – приоритетларның берсе”, - дип сөйләде губернатор В.Якушев.

* * *

В Тюменских библиотеках начали печатать фото для акции “На парад с портретом деда”. Төмәндә “Бабаемның рәсеме белән парадка”, “Үлемсез полк”, “Сугыш балалары” акциясенә әзерлек башланды. Быел илебез Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 73 еллыгын каршы алачак. Төмән фәнни китапханәсендә төмәнлеләр А4 форматта сугышта катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш еллары балаларының фоторәсемнәрен түләүсез ясата алалар. 27 майгача һәр кеше ике портретка заказ бирергә мөмкин. Адресы: Орджоникидзе урамы, 59нчы йорт, тел: 565-300. Шулай ук Константин Логунов исемендәге балалар китапханәсендә (Тульская,4), сукырлар өчен махсус китапханәдә (Холодильная, 84) гаризалар кабул итәләр.

* * *

В Тюменской области открылась специализированная агропромышленная выставка. Регионның “Пышминская долина” күргәзмә комплексы базасында заман авыл хуҗалыгы техникалары һәм җиһазларының күргәзмәсе ачылды. Монда 15 Россия регионыннан 50 компания 200дән артык трактор, бункер-төягеч, чәчү комплекслары, су сибү катушкаларын тәкъдим итә. Аларның 32се – яңалык.

* * *

Среди сельской молодежи выберут общественных лидеров. Россиянең авыл яшьләре союзы җәмгыять лидерларын табу буенча конкурс игълан итте. Актив яшь кешеләрне эзләү авылда яшәүче 18-35 яшьлекләр арасында барачак. Иң мөһиме – үзенең яшәү пунктын, районын үстерү буенча иҗтимагый инициативаларны реальләштерүдә тәҗрибәсе булсын. Бу – бәйрәмнәр, төрле чаралар, өмәләр оештыруда, үз авылыңның социаль проблемаларын чишүдә һәм башкасы.

* * *

В Тюменском районе будут выращивать грибы, а в Исетском разливать кумыс. Төмән өлкәсенең агропромышленность комплексында әзерлекнең төрле стадияләрендә 170тән артык инвестицион проектлар реальләштерелә. Мәсәлән, Төмән районында гөмбә үстерергә һәм эшкәртергә җыеналар. Омутинка районында 2017 елның көзендә беренче көзге сарымсакны чәчтеләр. Викуловода ыслап әзерләү цехы ачылды. 2020 елгача 3,5 мең яңа хезмәт урыны булдыру планлаштырылган.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836