#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Екатеринбург шәһәреннән дә җиңүләр яулап кайттылар

последние и лучшие новости искусства в мире

14-1Свердловск өлкәсе мәдәният министрлыгы, шәһәр хакимияте матди ярдәме белән “Мирас” өлкә татар һәм башкорт мәдәният үзәге, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе, шәһәрнең 15 нче сәнгать мәктәбе оештыруында 24 март көнне Екатеринбург шәһәренең өлкә дәүләт халык иҗаты сараеның концертлар залында шәһәрнең беренче татар теле укытучысы Роза Мөхәммәтҗан кызы Шәнгәрәева исемендәге “Кояш нурлары–2019” XXVII нче регионара фестиваль-бәйгесе гөрләде. Биредә илебезнең төрле регионнарыннан сәләтле балалар җыелып, җыр, хореография, нәфис сүз остасы, модалар театры, гаилә коллективлары номинацияләрендә көч сынаштылар.

Бу бәйгедә Төмән шәһәренең Кырынкүл авылы мәктәбеннән 30 һәм Тубылның 15 нче мәктәбеннән 9 укучы катнашып, дәрәҗәле урыннар һәм гран-прилар яулап кайттылар. Уңышлары турында безнең белән Кырынкүл тугызъеллык мәктәбенең җыр дәресләре укытучысы Гөлниса Хөсәенова бүлешеп: “Әңгәмәбезне рәхмәт сүзләреннән башлыйсым килә, чөнки эшебезне күреп, хезмәтебезгә уңай бәя биреп, теләкләребезне дөньяга ашырырга ярдәм итүче кешеләр булмаса, күпме тырышсак та, сәләтебезне регионара күләмендә дәлилли алмас идек.

Шул хәтле баланы Екатеринбург шәһәренә алып бару эшләрен өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең мәгариф бүлеге рәисе, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина оештырды, ә матди ярдәмне өлкә татар Конгрессы җитәкчесе Нурулла Саттаров күрсәтте. Аннары мәктәп директорыбыз Алевтина Манкаева безгә һәрьяктан ныклы терәк, эшләр өчен бар уңайлыклар булдырырга тырыша. Укучыларның ата-аналары да булышырга гел әзер торалар. Гомумән әйткәндә, без - бердәм команда. Команда белән эшләгәндә генә нәтиҗә күренә ул. Фестивальне оештыручылар – “Мирас” үзәге җитәкчесе, ТРның атказанган хезмәткәре Элиза Сафиуллина, урынбасары Миләүшә Гайнанова, үзәкнең фортепиано бүлеге мөдире Нина Вундерга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Югары культуралы, ачык күңелле, кунакчыл апалар үз вазифаларын бик югары дәрәҗәдә башкардылар. Барыбыз да кабат бару теләге белән кайттык. Бәйгедә 20 баладан торган “Күңелле ноталар” (җитәкчесе Г.Хөсәенова) ансамбле “Яратыгыз” җырын башкарып 2 урын алды. Төркемдә 7-9 яшьлек балалар, алар белән мин 3 ел эшлим. Зур сәхнәдә бераз югалып калдылар, әмма шулай да сынатмадылар. “Яшь буын” төркемендә 10 бала, алар – Диана (9 сыйныф) һәм Вероника (5 сыйныф) Бикмуллиналар, Резедә Кирамова (9 сыйныф), Артур Ибраһимов (9 сыйныф), Максим Попов (8 сыйныф), Зөлфия Хамраева (8 сыйныф), Булат Хөсәенов (4 сыйныф), Ләйсән Бабшанова (2 сыйныф), Яна Хикмәтуллина (2 сыйныф), Данил Павлов (9 сыйныф). Алар патриот-шагыйрь М.Җәлил иҗаты һәм тормыш юлына багышланган “Бары батыр йөрәктә генә мәңгелек” дип исемләнгән музыкаль композиция күрсәттеләр. Аларның чыгышын жюри югары бәяләде, төркем 1 урын һәм гран-при яулады. Татар һәм рус теле дәресләре укытучысы Халидә Кирамова “Нәфис сүз остасы” номинациясенә 3 укучы әзерләде. Диана Бикмуллина Ф.Яруллинның “Ана” балладасын сәнгатьле итеп сөйләп, 1 урынга чыкты. Ул Резедә Кирамова белән Ч.Әйтматовның “Анам кыры” әсәреннән бер өзекне башкарып, шулай ук 1 урынны яуладылар. Зөлфия Хамраева якташыбыз Ш.Гаделшаның “Хат”, Резедә М.Җәлилнең “Вәхшәт” шигырьләрен тәэсирле тавыш белән күңелләргә үтеп керердәй итеп сөйләп, 2 нче урыннарга лаек булдылар.Җырчыларыбыз да сынатмадылар әле. Ләйсән Бабшанова яңа һәм бик матур тегелгән милли күлмәктән “Мин яратам җырларга” җырын башкарып, тамашачыларның кәефләрен күтәреп җибәрде. Ул 2 урынны алды, ә Лиана Ильясова “Матур булсын” җыры белән 3 урынга чыкты. Шулай ук иң яхшы педагогик хезмәт өчен Алевтина Манкаева, 14-10Халидә Кирамова һәм миңа “Мирас” үзәге исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырдылар”, - дип сөйләде.

Әлеге фестиваль-бәйгедән Тубыл шәһәренең 15 мәктәп укучылары да бик күп җиңүләр яулап кайттылар. Күренекле җырчы-композитор, остаз Наҗия Хәкимова җитәкләгән “Сүзге” җыр ансамбле 1 урын яулап, гран-при бүләгенә лаек булдылар. Шулай ук “Квартет” ансамбле дә югары дәрәҗәдә чыгыш ясап, 2 урынга чыкты. Җыр буенча 8 ”а” сыйныф укучысы Айдар Ниязов, 9 ”а” сыйныф укучысы Зәлия Шаморатова - 1 урын, 8 “а” сыйныф укучысы Илдар Шәмсетдинов 3 урынны алдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836