#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Игелек эшләүчеләр бар әле

последние и лучшие новости искусства в мире

14-22019 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу башланды. Безнең “Подписка бүләк ит“ акциясе дәвам итә. Әлеге акция кысаларында әти-әниеңне, туганнарыңны, аз керемле гаиләләрне яздыра аласыз. Ярты ел атнасына бер мәртәбә килгән “Яңарыш” газетасын укучы сезнең яхшылыгыгызны, матур гамәлләрегезне искә төшерер... Бүген без 30 кешене “Яңарыш”лы иткән, Мәскәүдә яшәүче, зур эшләргә сәләтле, талантлы, үз көче, тырышлыгы, үҗәтлеге белән дәрәҗәле баскычка күтәрелгән күренекле шәхес Зәйнулла Алимулла улы Бахметовка рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Зәйнулла Алимулла улы белән Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбенең 100 еллык юбилей тантанасында таныштык. Үзәк почтаның газета-журналларга язылу бүлеге җитәкчесе Нурия Вафеева белән бәйрәм тантанасына килүчеләрне татар газета-журналлары белән таныштырып, аларны анда яздырырга да тырышкан. Белмәгәнбез, алдыбызда нинди күренекле шәхес торганын! Урал политехник институты белгечлеге буенча, җылылык электр станцияләре факультетын уңышлы тәмамлаган, җитештерү эшчәнлегенең барлык баскычларын узган, дөньяда иң зур җылылык электростанциясе «Сургутская ГРЭС-2» җитәкчесе булып 2000нче елдан эшләгән, Россия Федерациясенең Мактаулы энергетигы, “Көнбатыш Себердә нефть-газ үстерү һәм җир асты байлыкларын үзләштерү өчен” медале белән бүләкләнгән, “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены белән, РФнең ягулык һәм энергетика министрлыгының Мактау кәгазе, “ГОЭЛРО планының 85 еллыгы билгесе” белән бүләкләнгән якташыбыз беренче очрашуда “Яңарыш”ны мәктәпкә, мәчеткә, туганнарына яздырды. Юбилей уңаеннан чыккан материалны электрон почтасына җибәрүне сорады. Инде 2019 нчы елның икенче яртыеллыгына газета-җурналларга яздыру башланды. “Тагын безгә ярдәм итә алмассызмы?“ - дип, Мәскәүгә хат яздык. Бу юлы да   Зәйнулла Алимулла улы шәһәр һәм районыбыздагы мәчетләрне, этно-мәдәни компонентлы мәктәпләрне, аз керемле, лаеклы ялда булган якташларын “Яңарыш”ка яздырыр өчен матди ярдәм күрсәтте. Балачак еллары аның Тубыл шәһәре белән бәйле. Зәйнулла Алимулла улы 1957 нче елны Октябрьский поселогында туа. Әти-әнисе гаиләләре белән Тубыл шәһәренә күчкән елларны ул шәһәрнең танылган 15 нче мәктәбендә уртанчы сыйныфларда укый. Аның мәктәптә укыган елларын класс җитәкчесе Галия Гафият кызы Шихова җылы сүзләр белән искә алды. ”Миңа 83 яшь. 40 ел мәктәптә математика фәнен укыттым. Мәктәптә ул тырыш, бөтен фәннәрне “5”легә белгән, ягымлы, сөйкемле, Сергей исемле бала булып исемдә калды. Уку аңа җиңел бирелде. Гел “5”ле билгеләре алган баланы сынап та караган укытучылар булды. Олимпиадаларда катнашты, җиңүләр яулады. Кече вакытыннан белемгә омтылган Сергеебыз үсеп җиткәч, уңышларга ирешкәч тә, безне онытмады. Зур түрә булып эшләгән вакытында мәктәпкә килеп, хәлебезне белешеп торды. Уңышларга ирешкән, игелекле кеше булган укучыбыз белән горурланабыз”, - дип хатирәләрен яңартты класс җитәкчесе. Ул елларда җәйге каникул вакытларында Сергей Бахметов Хуҗайлан авылында Хәмидә апасы Речебакиевада кунакта еш була. Мәктәп каршындагы балаларны сәламәтләндерү җәйге лагерьда ял итә. “Кече яшеннән Сергей спорт белән шөгыльләнде, максатчан булды. Бокс буенча спорт мастеры исемен алды. Табигый сәләт аны читләтеп үтми. Матур, ачык тавышы белән “С чего начинается Родина?” дигән җырны җырлап җибәрсә, тын калып тыңлыйлар иде балалар да, укытучылар да. Күпме еллар узса да, аралар ерагайса да, туганлык җепләрен өзми ул. Әтисе, әнисе яктан шәҗәрә төзеп, безне дә берләштерә. Бүген ул лаеклы ялда булуына карамастан, ярдәмчел, кешелекле, тормышка позитив карашлы. Без өлкән яшьтә булсак та, аның киңәшләрен тыңлыйбыз. Өлкә газетабыз “Яңарыш”ка ярдәм күрсәткәнен ишетеп шатландык”, - дип сөйләде Хәмидә апа. “Яңарыш” газетабыз аркылы күренекле якташыбыз Зәйнулла Алимулла улы Бахметовка укучыларыбызның эчкерсез рәхмәтләрен җиткерәбез. Безнең милләттәшләребез арасында игелекле гамәлләр эшләүчеләр бар әле, шунысы сөенечле.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836