#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Почтовая марка с гербом Тюменской области появилась в продаже Почты России. Төмәннең үзәк почта элемтә бүлегенә регионның 75 еллык юбилеена багышланган 70 сум номиналда сатуга 70 мең илпә (штемпель) килде. Бу почта маркасына өлкә башкаласының гербы, блогы кырларына өлкә гербы һәм Россия Федерациясе картасы ясалган.

* * *

Начали работу две линии по производству котлет. “Продо Төмән бройлеры” Төмән районы кошчылык фабрикасында техник үзгәртеп корулар дәвам итә. Котлет җитештерү буенча ике линия корылды һәм эшен башлады. Аларның куәте – аена 170 тонна. “Бу безнең өчен яңа юнәлеш. Бүгенге көндә азык-төлек продуктлары базарында гадилек һәм әзерләү тизлеге иң төп тенденция. Нәкъ шуның өчен кисәкләргә бүленгән ярымфабрикатлар җитештерү оешманы үстерүдә өстенлек булып тора”, - дип сөйләде кошчылык фабрикасы директоры О.Величко.

* * *

Если бы не драконы...”Тобол” фильмын төшерүчеләр кинотеатрларда лента прокатына нәтиҗә ясадылар. “Ничек аждаһаны ияләштерү-3” мультфильмына премьераны бәяләп җиткермәдек”, - дип таный продюсер О.Урушев. “Ул безгә комачауламас дип уйладык. Ике тапкыр кинога керергә сирәк гаиләләр генә җөрьәт итә, иң яхшысы – әлбәттә балаларга. Фильм прокатта үзен акламады, ләкин аны миллионга якын тамашачы карады. Аудиториянең 90 %ына ошады. Зур кассалы җыюга “аждаһалар” гына гаепле булмады, монда пиратлар да тырышканнар. “Утечка” Тубыл залыннан чыккан, инде пират күчермәсе интернет буенча йөри. Көзгә “Тобол” телевизион сериалның премьерасы булачак”, - дип сөйләде Урушев.

* * *

Руслан Кухарук – первый среди мэров России. Традициягә әверелгән шәһәр начальниклары рейтингы беренче тапкыр 2019 елда “Рейтинг” информацион коммуникацияләр үзәге үткәргән “Милли рейтинг” проекты кысасында игълан ителде. Беренче урынны Төмән шәһәр хакимият башлыгы Руслан Кухарук яулады. Икенче урында – Мәскәү мэры Сергей Собянин, топ-3не Казан башлыгы Ильсур Метшин йомгаклый.

* * *

Мусоросортировочный завод: стройка в самом разгаре. Тубылда сәгатенә 10 тонна куәттә чүпне сортларга бүлүче завод төзи башладылар. Нигез салу тәмамланды, производство металл конструкциясен, административ-көнкүреш корпусларын монтажлау яртысыннан күбрәк эшләнде. Оешма бер сменада елына 40 мең тонна чүп эшкәртәчәк. Быел 2,5 ай эчендә якын-тирә авыллардан 50 мең тоннага якын коммуналь чүп китерелде.

* * *

Международным армейским играм в Тюмени быть. “АРМИ-2019” – “Куркынычсыз маршрут” һәм “Инженер формуласы» Халыкара армия уеннарының ике этабын Төмәндә уздырырга булдылар. РФ оборона министры Сергей Шойгу мондый карар кылды. Уеннар җәйгә А.И.Прошляков исемендәге ТВВИКУ базасында үткәреләчәк. Губернатор А.Моор оештыру комитетын раслады. Аның әгъзаларына катнашучыларга һәм тамашачыларга комфортлы шартлар тудыру көтелә.

* * *

Выпускники ТВВИКУ разминируют территории Сирии. Төмән училищесы – илебездә бердәнбер хәрби-инженер кадрлары “кузница”сы. Террорчылар белән көрәшүгә һәм Сурия Гарәп Республикасында тыныч тормыш урнаштыруда А.И.Прошляков исемендәге Төмән югары хәрби-инженер команда училищесы Россия офицер-саперлары зур өлеш кертәләр. Бер тәүлектә Суриядә 3,5 гектар территория минадан арынды, шартлау куркынычы янаган 42 әйбер юк ителде һәм башкасы. Төмәннең “Хәрби туганлык” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Төмән өлкәсе составына кергән 28 төмәнле Суриядә террорга каршы операциядә катнашты. ТВВИКУны тәмамлаучылар - дөньяның теләсә кайсы ноктасында иң авыр мәсьәләләрне чишүче югары квалификацияле офицерлар.

* * *

Тюменский филиал Почты России объявляет конкурс “Письмо ветерану”. Бәйгенең максаты – яшь буынның игътибарын тарихка җәлеп итү, эпистоляр жанрга кызыксынуны торгызу, катнашучыларның иҗади сәләтләрен үстерү. Эшләр өч яшь категорияләре буенча кабул ителә. 5-7 яшьлек балалар коллектив котлау открыткасы ясый алалар. 8-12 яшьлек сабыйлардан оештыручылар индивидуаль открыткалар, 13-17 яшьлек үсмерләрдән – ветераннарга хатлар көтәләр. Открыткаларның размеры реаль: миниоткрыткалардан А5 форматынача якын булырга тиеш. Котлау хатларын гади яисә сугыш чоры вакытында җиңүгә өмет уяткан өчпочмак конвертларга салып җибәрергә мөмкин. Почта җибәрү мөһим элементлары: индексы, җибәрүченең һәм алучының адресы, шулай ук туры килгән номиналдагы почта маркалары. Конкурс эшләрен 2019 елның 25 апреленәчә җибәрергә. Адресы: Төмән шәһәре, Республика урамы, 56 нчы йорт, 208 нче кабинет: “Ветеранга хат” конкурсына”дип билгеләргә. Җиңүчеләрне май аенда бүләкләячәкләр.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836