#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Халык рәхмәте, хөрмәте өзелмәсен

последние и лучшие новости искусства в мире

Күренекле милләттәшебез - дәүләт Думасы депутаты, актив җәмәгать эшлеклесе Эрнест Абдулла улы Вәлеев туган иленә хезмәт итеп, халыкның олы хөрмәтен казанып, зур һәм җаваплы, игелекле эшләре өчен күпсанлы сайлаучыларыннан рәхмәт сүзләре ишетеп яши. Ул дәүләт Думасы депутаты булып сайланганчы да тормыш сукмагыннан җаваплылык хисе тоеп атлый.

Нәсел-тамырлары Татарстан белән бәйле булган Эрнест Абдулла улы 1950 нче елның 7 апрелендә Әгерҗе районы, Яңа Камай авылында туа. Татар Тансары мәктәбендә белем ала, армия сафларында хезмәт итә. Свердловск юридик институтында укып югары белем алган белгеч мөстәкыйль хезмәт юлы баскычларыннан тикшерүче вазифасыннан РФ Генераль прокуроры урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә.

Ул тормыш юлында үз көче һәм тырышлыгы белән югары үрләр яулый, теләсә нинди эшне җиренә җиткереп, хакимият һәм гади кешеләр белән уртак тел табып эшли. Хезмәт юлында ул Россия Федерациясенең атказанган юристы, “Ватан алдындагы казанышлары өчен” IV дәрәҗәдәге ордены кавалеры, РФ Президентының, дәүләт Думасының Мактау кәгазьләре, “Александр Невский” ордены белән бүләкләнә. 2010 елны Төмән өлкә губернаторының урынбасары булып эшли. 2016 нчы елда дәүләт Думасы депутаты булып сайланган Эрнест Вәлеевнең сайлаучылары белән нәтиҗәле очрашулары Төмән, Тубыл шәһәрләрендә еш оештырылды. ”Бердәм Россия” партиясенең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә депутат белән очрашырга теләүчеләр һәрвакыт күп була. Мәсәлән, шәһәрнең унбишенче микрорайонында яшәүчеләрдән җылылык энергиясен индивидуаль исәпкә алу приборлары буенча кулланган өчен түләүләр алтынчы микрорайонда автомобиль юлы, җәяүлеләр өчен тротуарлар булдыру турында проблемаларны чишүдә депутат тубыллыларга ярдәм итә. Сайлаучыларының ышанычын акларга тырышкан депутат кешеләрнең ничек яшәвен, нинди проблемалар борчуын белеп эшли.

Ул шәһәр халкын кабул итеп, кайбер мәсьәләләрне урында ук хәл итә. Депутатларга халыктан булган мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләренә, шәхси үтенечләргә кагыла. Депутатның эшлекле сәфәрләре, сайлаучылары белән очрашулары турында мәгълүмат өлкәбездә чыгып килгән массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылып барды.

Керемнәр турындагы белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча дәүләт Думасы комиссиясе әгъзасы, Россия Федерациясе Федераль Җыены дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитеты рәисенең беренче урынбасары, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Эрнест Вәлеевкә сайлаучылары ышаныч белдереп, аның белән очрашуларга киләләр. Депутатка ярдәм сорап килгәннәрне тыңлап, ул ярдәм итү юлларын карый. Өлкәбезнең танылган профессоры Хәнисә Алишина Эрнест Вәлеев турында кызыклы мәгълүматләр туплап “Күренекле шәхесләр” сериясендә “Генерал-полковник, 1 нче класслы дәүләт киңәшчесе, РФ дәүләт Думасы депутаты Эрнест Вәлеев” дип исемләнгән китап чыгарды. Танылган шәхесне якынлашып килгән юбилее белән котлыйбыз! Халык рәхмәте, хөрмәте өзелмәсен дигән теләктә калабыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836