#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Китап һәм династиягә хөрмәт белән

последние и лучшие новости искусства в мире

14-12Яркәү районында татар мәдәнияте көннәре кысаларында Яңа Кәешкүл мәктәбендә «Күренекле шәхесләр» сериясеннән Янтимир Абделвәли улы Кармановка багышланган китапны тәкъдир итү булды.

Аның герое - Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветераны, Төмән өлкәсенең Яркәү районы, Яңа Кәешкүл мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, педагогик династиягә нигез салучы абруйлы шәхес. Китап Янтимир Кармановның (1919-2019) тууына 100 ел тулуга багышланган.

Янтимир Абделвәли улы 1940-1945 елларда хәрби хезмәттә була. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күп кенә медальләр белән бүләкләнә. 1945 елда укытучы буларак демобилизацияләнә. 1945 елдан 1981 елга кадәр 36 ел дәвамында Яңа Кәешкүл мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Янтимир Карманов үзенең бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә, балаларны тәрбияләүгә һәм белем бирүгә багышлаган. Бик кешелекле, гадел, олы оптимист һәм мәзәкчел танылган шәхеснең балалары һәм оныклары да педагогик белем алдылар, Төмән өлкәсенең төрле почмакларында укытучылар булып эшлиләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Янтимир Карманов – Яркәү районының күренекле педагогы, Бөек Ватан сугышы ветераны” китабы (автор-төзүчесе, редакторы Хәнисә Алишина. - Төмән: “Печатник” типографиясе, 2019) “Ел китабы-2019” өлкә конкурсында үзенең популярлыгы буенча беренче урынны алды.

Китапны тәкъдир итүгә Янтимир Кармановның күп санлы туганнары, балалары, оныклары, укытучылар, Яңа Кәешкүл мәктәбе укучылары җыелды. Кунакларны татар гореф-гадәтләре буенча ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршы алдылар, аннан соң мәктәп белән таныштырдылар.

«Педагог, сугышчы, тыл хезмәтчәне» чарасы мәктәпнең актлар залында узды, анда “Бердәм Россия” партиясенең Яркәү җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Гөлниса Фәхретдинова сәламләү сүзен әйтте. Кичәдә докладлар белән Кармановның кызлары - Рәшидә Мөсәлимова, мин - Рәйсә Айтбаева, Рәхилә Уразаева, оныгы Алсу Хәйретдинова чыгыш ясадылар.

Җыелганнар китап барлыкка килү тарихы, Янтимир Әбделвәли улы төзегән борынгы Кармановларның нәсел шәҗәрәсе турында кызыксынып тыңладылар. Китапта педагогның сугышка кадәрге, фронт эпизодлары һәм сугыштан соңгы тормышы тасвирланган. Кунаклар әле күптән түгел генә архивларда табылган ата-баба тормышыннан фактларны сөйләделәр. Элекке укучылары укытучыларын зур хөрмәт һәм җылылык белән искә алдылар, аңа хас сыйфатларны ассызыкладылар. Ул тыныч, ягымлы, зыялы, корректлы һәм гадел кеше иде. Ул алар өчен һәр яктан үрнәк күрсәтте. Хөрмәтле педагогның балалары: «Бүгенгене аңлау һәм бәяләү, киләчәкне алдан күрү өчен, үткәнеңне белергә һәм хәтерләргә кирәк», - диләр.

Янтимир Абделвәли улының балалары балачакларының чын-чынлап бәхетле булуын билгеләп үттеләр. Ата-аналар 6 кыз һәм 2 малай тәрбияләп үстергәннәр, барысына да лаеклы белем һәм тәрбия биргәннәр. Кызлары - педагоглар, уллары - авыл хуҗалыгы белгечләре белемен алдылар: Кәрим - механик, Раил - агроном. Барлык балалары да танылган кешеләр, хезмәт ветераннары булдылар. Педагоглар арасында беренче һәм югары категорияле укытучылар, халык мәгарифе отличниклары, РФның атказанган укытучысы, мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре бар.

Яркәү районының күренекле педагогы, Бөек Ватан сугышы ветераны Янтимир Кармановка багышланган кичәдә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек рухы хөкем сөрде, туган мәктәбебезгә, туган җиребезгә, илебезгә лаеклы уллар һәм кызларыбызны биргән кешеләргә ихтирам хисләре белән сугарылган иде бу бәйрәм. Чыгышлар укучыларның концерт номерлары белән үрелеп барды. Педагогик династия вәкилләре турында сөйләгәннән соң, фотокүргәзмә, слайдларның электрон презентациясе булды, ул геройның оныгы Әлфия Кормашева тарафыннан әзерләнгән.

Педагогика хезмәте ветераны, мәктәпнең элеккеге директоры Рәсимә Рябикова Яңа Кәешкүл авылында яшәүчеләргә ихлас рәхмәтен җиткерде. Кармановлар династиясе вәкилләре исеменнән китапны әзерләүдә, чараны үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә изге теләкләребез чиксез, рәхмәтебез мулдан.

Рәйсә АЙТБАЕВА, Яркәү районы, Тархан авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836