Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Пришло подтверждение положительного результата на коронавирус ещё по двум жителям региона. Бу - гаилә пары, алар, чит илдән кайткач, өй карантинында булдылар, инфекция расланганнан соң, шунда ук йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылдылар. Коронавирус белән авыручылар саны өлкәдә бишкә җитте.

20 мартка кадәр авыру табылган бер төмәнле больницадан сәламәтләнеп чыкты.

* * *

“Масштабный мир – 2020”. Унбер яшьлек тубыллы Артем Хәсәнов “Масштаблы дөнья-2020” Бөтенроссия стендлы авиамоделизм конкурсында катнашып, “Бөек Ватан сугышы СССР авиациясе” махсус номинациясендә беренче урынны яулады.

* * *

Стало известно о ходе строительства школы в тюменском поселке Казарово. Кырынкүлдә төзелә торган мәктәптә котельня эшли башлады. Булачак уку йорты бинасын апрельдә эчке (отделочный) эшләренә керешү өчен җылыталар. “Биредә кече һәм өлкән мәктәп укучылары өчен кирәкле барлык кабинетлар, спорт, шулай ук административ бүлмәләр, медицина блогы һәм хезмәт дәресләрен үткәрү өчен уку остаханәләре урнашачак. Мәктәптә шулай ук китапханә, актлар залы һәм 130 урынга исәпләнгән ашханә булачак”, - дип сөйләде Төмән өлкәсе төзелеш идарәсе матбугат секретаре Мария Хожаева. Шулай ук сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга мәктәпкә керү өчен пандус җиһазланачак.

* * *

В строящемся аэропорту Тобольска приземлился самолет без пассажиров. Ул Мәскәүдән Тубылгача 3 сәгатькә якын очты. Бу беренче самолет иде. Анда пассажирлар булмады, чөнки ул очып китү полосасында тест үткәрү өчен техник рейс иде. Эксплуатациягә тапшырылганнан соң, аэропорт Boeing 737 һәм Airbus А-320 самолетларын кабул итәчәк. 2400 метр озынлыкта һәм 45 метр киңлектәге очып китү-утыру полосасын төзү 2019 елда башланды. Проектның икенче этабы – шәһәр халкы һәм кунаклар өчен аэровокзал төзү, ул хәзерге вакытта проектлана. Быел төзү-монтаж эшләренә керештеләр.

* * *

Автопарк тюменских росгвардейцев пополнился новыми автомобилями. Төмәндә Россия гвардиясенең территориаль идарәсе паркы яңа хезмәт автомобильләре белән тулыланды. Барлык техника да заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре тәүлек буена җәмәгать тәртибе сагында тора. Алар барлык төрдәге 13 меңнән артык объектны саклый.

* * *

В Тюменской области закрыли три ледовые переправы. Яркәүдә Тубыл елгасы аша боз кичүе киселде. Биредә тиешле тыю билгеләре һәм киртәләр урнаштырылды. Зур боз катламнары, кисәкләре боз китү вакытында тоткарлык тудырмасын өчен кичү трактор ярдәмендә фреза коралы белән киселде. Покровка авылы янындагы Түре һәм Сорокино янәшәсендәге Тубыл елгалары аша кичүне 18 мартта ук яптылар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума