#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ямьле Нәүрүз бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

14-121 мартта Тубыл шәһәренең яңартылган базар мәйданында Нәүрүз бәйрәме узды. Көн белән төн тигезләшкән вакытта билгеләнгән Нәүрүз бәйрәмен “Мирас” бию ансамбленең гүзәл, сәләтле биюче кызлары “Яз җитте” дип исемләнгән бию белән ачтылар. Нәүрүз сәхнәсеннән шәһәрнең тарихи мәчете имамы Фәннүр Казыймов бәйрәмгә фатиха биреп, яз һәм дуслык бәйрәме белән котлады.

Күпмилләтле шәһәребез халкын шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, Тубыл шәһәре иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү комиссиясе рәисе Альберт Апсатаров, азәрбайҗан диаспорасы рәисе Илһам Панахов Нәүрүз бәйрәме белән тамашачыларны котлап, төрки халыкларның гореф-гадәтләрен искә алып, бәйрәм кунакларына дуслык, татулык, бердәмлек теләделәр. Бәйрәм сәхнәсеннән җыр, милли моңнар агылды. Халкыбызның дәртле биюләре, балаларның чыгышлары концерт программасына ямь өстәде. Язны каршылау бәйрәмендә сәхнәдән төрле буын вәкилләре катнашканы, татар, рус, үзбәк телләрендә яңгыраган җырлар Нәүрүз бәйрәме концертын бизәде. Хәсән Хучашев, Илтус Уразмәмәтов, Лариса Чәмилова, “Йолдызлар”, “Тубыл кызлары”, “Себер нурлары” ансамбльләренең чыгышларын, 14-3“Торфяник” Төмән шәһәре мәдәният йортыннан Дарья Чехомова башкарган җырларны тубыллылар җылы алкышлар белән озаттылар. Нәүрүз бәйрәмендә балалар өчен күңелле уеннар, спорт ярышлары оештырылды. Шәһәрнең аскы өлешендәге яңартылган базар мәйданы шау-шу килде. Милли ризыклар сатылды, кул эшләреннән күргәзмәләр эшләде. Бәйрәмнең иң кызыклы өлешендә алып баручылар Себердә Нәүрүз бәйрәмен “Садака”, “Көлцән”, “Әмәл” дип әйтүләре турында искә алып, садака чәчү йоласын үткәрделәр.

Нәүрүз бәйрәменнән һәркем күчтәнәч алып, изге теләкләр теләп, чараны оештыручы себер-татар мәдәният үзәгенә рәхмәтләр әйтеп таралышты.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836