Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В сквере Пограничников установили настоящий танк – его купили в соседней области. Т-54 танкын иҗтимагый оешма Курган өлкәсеннән шәхси заттан 1,5 миллион сумга сатып алды. “Танкны Төмәнгә алып кайту, урнаштыру белән безгә хакимият һәм эшмәкәрләр булышты. Аны тәртипкә китерергә, реставрацияләүгә хакимият һәм бизнесменнардан ярдәм сорарга кирәк булачак. Хәзер танк скверда плитәдә тора”, - дип сөйләде “Төмән өлкәсе ветераннар чик сакчылары” иҗтимагый идарәсе рәисе Нуртдин Ибраһимов. Бүгенге көндә иҗтимагый оешма “Җиңү танкы” грантына гариза бирде. Алар скверда сугыш елларында хәрби техника җитештерүгә акча җыйган тыл хезмәтчәннәре һәм төмәнлеләр турындагы истәлекне мәңгеләштерергә телиләр.

* * *

В Тюменскую область поступила партия вакцины от коронавируса объемом 2,5 тыс. доз. Өлкәдә “V Спутник” вакцинациясен 52 мең 270 кеше үтте. Чиратта тагын 24 мең 941 кеше язылган. Вакцинациягә кайнар линия, дәүләт хезмәтләре (госуслуги) яки яшәү урыны буенча поликлиника аша язылырга була.

* * *

В Тюменской области выбрали лучшего каменщика. “Зирәклек күнекмәләре” чемпионатының “Кирпеч салу” компетенциясендә алтын медальне “Северинвест” оешмасы ташчысы Леонид Лозовенко яулады. Икенче урынны “ТДСК” компаниясе ташчысы Йосыф Муталапов алды, өченче урынга “Мостострой-11” оешмасы ташчысы Йолдыз Латыйпов лаек булды. Чемпионатның төп максаты – 50 яшьтән өлкәнрәкләр категориясендә белгечләрнең һөнәри озын гомерле булуын һәм конкурентлыкка сәләтлелеген күрсәтү.

* * *

Эксперт из Турции оценил организацию детского отдыха в Тюменской области. Төмән өлкәсе балалар ялын җитди һәм җаваплы оештыручы буларак күрсәтә. Моның турында Төмәндә узган балалар ялын оештыру буенча ачык өлкә семинарында халыкара лагерьлар президенты Төркиядән эксперт Фәхреттин Гозет белдерде. “Бөтен Россиядәге кебек үк Төмән өлкәсендә дә лагерь хәрәкәте бик көчле”, - диде ул. Регион барлык чараларда да актив катнаша, аларга зур командалар белән бара. Өлкәдә үткәрелә торган семинарлар һәрвакыт чит ил коллегалары катнашында уза диярлек.

* * *

Аграрии готовы поставить семена зерновых и зернобобовых культур за пределы Тюменской области. Җирле җитештерүчеләр Төмән өлкәсеннән читкә 20 мең тоннага якын бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыгын, 10 мең тонна бәрәңге җибәрергә әзер. Регионда 2021 елгы чәчү өчен бөртекле һәм кузаклы культуралар тулы күләмдә салынган, ихтыяҗ – 184 мең тоннадан артык. Хәзерге вакытта аларның сыйфатын, чисталыгын тикшерәләр. Бәрәңге дә тулысынча салынган, ихтыяҗ – 22 мең тонна.

* * *

В России приступили к выпуску третьей вакцины от COVID-19. М.П.Чумаков исемендәге үзәк мәйданында коронавируска каршы өченче төрле “КовиВак” вакцинасын җитештерә башладылар. 0001 маркировкалы препаратның беренче партиясен ясый башлауның рәсми ачылышында РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков катнашты. “Шуны истә тотарга кирәк: вакцина булдыру артында йөзләгән үзәк хезмәткәрләре, йокысыз төннәр, йөзләгән тәҗрибә һәм тикшеренүләр тора. Һәм нәтиҗә өчен зур җаваплылык”, - дип сөйләде министр.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума