Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Мөхтәрәм дин-мөбин кардәшләрем!
Барлык Төмән өлкәсе мөселманнарын изге Рамазан ае тәмамлану һәм мөбарәк Ураза бәйрәме белән тәбриклим. Йөрәкләребезне сөенеч, рухи җылылык, миһербанлык һәм шәфкатьлелек белән тутыручы нурлы бәйрәм өйләребез ишекләренә яңадан шакып килде. Бу бәйрәм күңелләребезгә рәхимлек, иминлек хисләрен сеңдерә. Бу мөбарәк көннәрдә ислам дине әһелләре арасында кардәшлек хисләре артып китә, хәйрия эшләре башкарыла. Ураза бәйрәменең якты көннәрендә кешеләр үзара аңлашуга, мәрхәмәтлелеккә, мөселман халкының хәерле гореф-гадәтләренә иярергә, яшьләрне рухи, мәдәни, әхлакый мирас буенча тәрбияләргә омтылалар.
Нурлы бәйрәм җиткәнче мөселманнар тарафыннан утыз көнлек ураза тотылды. Ураза – ул рухи камилләшү, намазлар уку, нәтиҗәле хәйрия эшен башкару дәвере. Бу юнәлештә һәрберебез күп изгелекләр эшләде, изге гамәлләр кылды, һәр иманлы кешенең рухи батырлык булып саналырга хакы булган уразаны тотты.
Бәйрәм көннәрендә борынгы буыннарның мөкатдәс дәвамчылыгы сизелеп тора. Ул миһербанлыкны күрсәтергә дип чакыруына нигезләнгән Аллаһы Тәгаләнең кануннарын тормышка ашыруында, дин кардәшләренә булган мәхәббәтендә, мохтаҗлар хәлен аңлавында, аларга ярдәм кулын сузуында, өлкәннәргә һәм балаларга игътибар күрсәтүендә чагылыш таба. Мәчет мөнбәр-манараларыннан агылып торучы тәкъбирләр бәйрәм көннәрендә аерым бер моңга ия. Ураза бәйрәменә барган кеше өр-яңа, чиста кием кия, табыннар әзерләнә, күршеләр, туганнар, дус-ишләр, таныш-белешләр, хәтта таныш булмаганнары кунакка чакырыла. Бәйрәм табыны артында һәр кешегә урын һәм игътибар табылыр, бу безнең күркәм гадәт.
Бу көннәрдә бөтен мохтаҗ булган кешеләргә садака, бер-берсенә бүләкләр бирү, бер-беребездән гафу сорау хуплана.
Ихлас күңелдән, Төмән өлкәсе мөселманнарына ныклы саулык, рухи шатлык, барлык хәерле эшләрдә уңышлар, илебезгә, һәр кеше күңеленә иминлек, тынычлык урнашуын телим. Күңелләребез миһербанлыкка, үзара аңлашуга, изгелек кылуга омтылу нуры белән тулсыннар иде. Ураза бәйрәме бөтен мөселманнарны шәфкатьле, эчке хисләрендә керсез булырга чакыра. Истә тотыйк, җәмәгать! Илнең чәчәк атуы һәр кешенең изге эшләр кылуыннан, ил тормышында актив катнашуыннан тора! Юктан бар кылучы Аллаһы Тәгалә изге максатларыбызга ирешергә безгә ярдәм бирсен иде!
Төмән өлкәсе Диния нәзарәте рәисе,
мөфти Зиннәт хәзрәт САДЫЙКОВ.