Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Атъял егетләре тырышлыгы белән

последние и лучшие новости искусства в мире

Ялутор районы, Атъял авылының мәдәният йортында авыл халкы көче белән авыз ачу - ифтар мәҗлесе үткәрелде. Гадәттәгечә, авылда үткәрелә торган бәйрәм чараларында монда үсеп чыккан, бүгенге көндә Төмән шәһәрендә төрле уңышлы урыннарда тырышып эшләүче егетләр-эшкуарлар һәрвакыт катнашып, ошбу җыелышларга бәрәкәт, көч һәм сокланырлык ямь биреп торалар. Өлкәбездәге “Төмән татарлары” дип аталган яшьләр оешмасының җитәкчесе - Зөфәр Мөхәмәдшин һәм аның якташлары шәһәр күләмендә төрле булган файдалы һәм заманча әһәмиятле чаралар үткәрәләр - спорт уеннары, футбол, волейбол, волонтерлык хәрәкәте, авыр хәлдә калганнарга ярдәмләшү.

Атъял авылында СССР вакытында да Аллаһ йорты - мәчет эшләп торган. Авыл тирә-якта дин үзәге булып дан казанган. Мисал өчен әйтәбез: Төмән шәһәрендәге өлкә музеенда сакланып калган, «Сирәк китаплар» бүлегендә урын тапкан кулдан язылган «Пәйгамбәрләр тарихы» нәкъ менә Атъял авылында 1793 елда язылган. Монда әйтелә: «Баязит бин Ярмөхәммәт кулы белән язылган, Сәфәргали бин Мостафага багышлап». Икенче китапны укып күрәбез, монда - Атъял авылында мәдрәсә булган.

Икенче тарихи мәгълүматка таянып әйтә алабыз, Атъял авылында 1776 елда мәчет салынган булган, ә 100 елдан соң аны сүтеп, 1889 елны яңадан атаклы бай меценат - Нигъмәтулла Кармышаков ярдәме белән төзиләр һәм ошбу мәчет 1929 нче елга хәтле эшләп тора. Соңгы имамы Садретдин бабай булган дип әйтелә тарихи язмаларда. Аннары мәктәпкә әверелә һәм 1960 нче елга хәтле эшли. Атъял авылында дин әһелләре күп булган. Үзгәртеп кору вакытларында авылдагы аксакаллар - Шәйхелислам һәм Әйсетдин Калгамановлар авылда яңа мәчет булдыру турында сорау күтәргәннәр һәм нәтиҗәдә ошбу тәкъдим хәл ителә - Аллаһ йорты калкып чыга. Быел Атъял мәчетенә 35 ел булачак Ин ша Аллаһ.

Кичке аш - ифтар мәҗлесендә авыл хуҗалыгының җитәкчесе Нәхим Исхаков ошбу бик әһәмиятле җыелышны оештыручы катнашучыларга, булышучыларга үзенең рәхмәтләрен белдерде. Киләчәктә үзебезнең саф телебезне, милләтебезне саклау, ватанны сөю, патриотизм, дөрес тәрбия булсын иде дип әйтеп куйды.

Мәктәп директоры Фәридә ханым Исхакова чыгышында авылга гел булышучы яшьләргә карата горурлык хисләрен белдерде. “Бүгенге көндә авыл мәктәбендә бик сәләтле, югары уңышларга ышаныч күрсәтүче укучыларыбыз бар, хәтта район, өлкә күләме конкурсларында, олимпиадаларда беренче урыннар безнеке”, - диде.

Зөфәр Мөхәмәдшин җыелган халыкны изге Рамазан аеның - ураза көннәре белән тәбрикләп, сүзен болай дип башлады: «Безнең авыл әүвәл-әүвәлдән тирә-якта дан тотып торган. Шуның өчен без ошбу югары исемне буыннан-буынга саклап, дәвам итәргә тиеш, - диде. - Авылда һәрвакыт тәртип, яшьләр арасында, өлкәннәргә карата хөрмәт, хезмәт сөю, бер-береңә ярдәмләшү, начар холыкларга урын булмасын. Без - авыл егетләре, бүген Төмән шәһәрендә яшәүчеләр, туган авылыбыз өчен тырышырга, спорт уеннары оештырырга, авыл яшьләрен дөрес юлда чыныктырырга әзер”, - дип сөйләде.

Махсус хәрби операциядәгеләрне уйлап 

Төмән шәһәренең банкет залында өлкә татар яшьләре мәдәни-эшлекле үзәге җитәкчесе Зөфәр Мөхәмәдшин кулы астында авыз ачу уздырылды. Ошбу чарада милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе урынбасары Роман Малыгин, дин әһелләре, “Чик сакчылары ветераннары” оешмасының җитәкчесе Нуртдин Ибраһимов чыгыш ясадылар. Бүгенге көн бик актуаль булып торган тема - махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәмләшү турында чыгышлар яңгырады.

Рамазан аеның максаты - ул адәм баласының итәгатьлеккә һәм тугрылыкка омтылып, биргән нигъмәтләре өчен Аллаһ Тәгаләгә шөкер итүчеләрдән булып нәфесне тәрбияләүне үстерү. Аллаһы Тәгалә кылган уразаларны, гыйбадәтләрне кабул итсен һәм Аңа шөкер итүчеләрдән булырга насыйп итсен. 

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836