Ураза аеның соңгы көнендә Төмән шәһәренең «Хәят» мөселман кафесында Төмән шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе оештыруында ифтар мәҗлесе узды. Килгән кунакларны сәламләп автономия рәисе Илгиз Шәрипов: «Хөрмәтле дин кардәшләр, килгәнегез һәм безгә өстәлләр корырга ярдәм иткән «Нур» оешмасының хатын-кызларына рәхмәтемне белдерәм.
Берничә көн элек «Нур» өлкә хатын-кызлар оешмасы ир-атлар өчен ифтар уздырган булсалар, бүген без, аларга җавап итеп, сезне бирегә җыйдык. Шуны да әйтеп китим. Күптән түгел автономия советы утырышында Төмән дәүләт университетында яки филиалында рус-татар бүлеге ачу турында сүз алып барып, бу мәсьәләне Тубылда «Зәнкиев укулары» конференциясендә күтәрәчәкбез», - дип, иҗтимагый оешмаларны бердәм эшләргә чакырды. Чараны Галимҗан хәзрәт Бикмуллин дәвам итеп, дога кылды, вәгазь сөйләде. Әбүзәр Миңнебаев азан кычкырды. Ирләр махсус бүлмәдә бер-бер артлы намаз укыдылар. Шул арада мөселманнар тәмле ризыклардан авыз иттеләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.