Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Әманәт авылында Кадер киче

последние и лучшие новости искусства в мире

Әманәт авылы Төмән шәһәреннән 53 чакрымда урнашкан. Бу авылга җан өрүче - Вагай районы, Сөләйман авылында туып Төмән шәһәрендә яшәүче Әхмәт Зарипов инде ике ел авыл халкы белән ислам дине гадәтләрен башкара: балаларга исем кушу, никах, җомга намазларын һәм соңгы юлга озату йолаларын үткәрә. Аңа хәләл җефете Дамира Салихчан кызы, Ришат Сафиуллин, Минзат Ибәтуллин һәм мин - педагогика фәннәре кандидаты Рафаэль хаҗи Гадиев, Әманәт авылы егете Динислам Усманов, аның бабасы Кәлимулла абзый Моталлапов зур ярдәм күрсәтәбез.

Кәлимулла абзый Әманәт авылының мактаулы шәхесе, хезмәт ветераны, төрле медальләр, мактау хатлары һәм грамоталар белән тәбрикләнгән. Бер эш тә аннан башка эшләнми.

Кадер кичендә Әманәткә Марай авылыннан да, Төмәннән дә килгән мөхтәрәм кунаклар: «Ягоды-Плюс» оешмасы генераль директоры Эльмар Ибуков, Эльфрида Ибукова, дин белгече, шәригатъ фәннәре докторы, Болгар академиясе шәкерте Динар хәзрәт Нәфыйков бар иде. Әманәт авылы имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Зарипов җитәкчелегендә гаять зур эшләр башкарылды: мәчет территориясен коршап алу, яңа ишекләр кую, мәчет җиһазларын алу (яктырткыч, суыткыч, шкафлар), ремонт эшләре һ.б. Радиоаппатура эшләрен, дини китаплар туплау Минзат Ибәтуллин җитәкчелегендә тырышып башкарыла, өлкәбезнең «Яңарыш», Самара өлкәсендә чыгучы «Кыйбла» газеталарын яздыру, журналлар һ.б. аның җаваплылыгында.

Кадер кичен каршылауда әзәрбайҗан Тэльман Аллас улы гаиләсе зур ярдәм күрсәтте. Пылау пешерү эшләрен Ислам диненең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә шәкерте Рөстәм Сафаров башкарды, Әхмәт хәзрәт Зарипов, Әманәт һәм Марай авылы халкы - Тимербикә Моталлапова, Саймә Булатова, Равия Галимова һ.б татар милли ризыклары белән сыйладылар.

Әманәт авылы имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт авыл халкына, килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, язлар килү белән мәчет тирәсендә агачлар, чәчәкләр утыртырга чакырды.

14-35

Рафаэль ГАДИЕВ,

Төмән шәһәре.
Минзат Ибәтуллин фотосы.
Рәсемдә: мәчеттә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836