Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Якуб Камали улы Зәнкиев

последние и лучшие новости искусства в мире

6 апрельдә күренекле әдибебез, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, әдәбият өлкәсендә Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, публицист, педагогик хезмәт ветераны, РСФСРның атказанган укытучысы, Тубыл шәһәренең атказанган гражданины, Бөек Ватан сугышы ветераны, себер татарларының күренекле җәмгыять эшлеклесе Якуб Зәнкиевнең тууына 108 ел тула. Бу көнне себер татарлары, татар дөньясы аның якты истәлеген билгеләп үтә.

14-11

Аның бай һәм катлаулы тормыш юлын күзалламыйча, табигый акылы, таланты чыганакларын аңлау кыен. Әдип авыр тормыш юлы үтә, халкы белән бергә күп авырлыклар кичерә, аларны җиңүгә ирешә.

Якуб Камали улы 1917 елда Иркутск шәһәрендә туа. Әтисе Камали – Тубыл өязенең Хуҗайлан авылы кешесе. Ул Иркутскида Метелев фамилияле купецта дворник булып эшләүче әтисе (Якубның бабасы) янына эш эзләп килеп, шунда урнашып кала. Биредә ул Казан губернасы Норлат өязе Әрә авылы кызы Закирәбану белән танышып гаилә кора. Октябрь революциясеннән соң, крестьяннарга җир бирелүен ишетеп, Зәнкиевлар гаиләсе 1918 елның җәендә Тубылга кайта.

Камали Зәнки улы Вагай љязе башкарма комитеты рәисе, соңрак җир бүлеге мөдире булып эшли. 1925 нче елда 36 яшендә Якубның әнисе дөнья куя. Өч баласын Сәләхетдин абыйсы кулына калдырып, әтисе яңадан Иркутскига китеп бара. «Безне (миңа 8 яшь, Зәйтүнә сеңелемә – 5, Заһидәгә - 8 ай) Зәнки бабаем, Сәлахетдин абый һәм аның хатыны Зиннәтбану тәрбияләп үстерделәр», - дип яза язучы, авыр балалык елларын искә алып.

Якуб зирәк акыллы бала булып үсә. Беренче класста ике ай укыганнан соң аны икенче класска күчерәләр. Дүртенче класста ул 8 ай гына укый. 1931 елның маенда башлангыч класс укытучысы Мөхәммәт Нигъмәш улы Урамаев аны шәһәргә алып китеп, ШКМның (хәзер 15 нче мәктәп) бишенче классына урнаштыра. ШКМны бетереп, Якуб Хуҗайланга кайта. Монда ул 1934 елның январеннан укытучы булып эшләргә РОНОдан приказ ала. Төмәндә укытучылар өчен ун айлык курслар барлыгын ишетеп, белемен күтәрү өчен шунда юл тота. Курсларның җиде ае инде узган була. Шулай да Якуб курсларны уңышлы тәмамлый.

1934 елның җәендә Төмән татар педтехникумын Тубылга күчерәләр. Техникум директоры Барый Рагачурин Якуб Зәнкиев белән Солтан Садыйковка техникумның өченче курсында белемнәрен дәвам итәргә тәкъдим итә. Икесе дә, техникумны 1935 елда отличниклар булып тәмамлап, яңа ачыла торган Сәет мәктәбенә билгеләнәләр: Солтан – директор, Якуб – физика һәм математика укытучысы. Яшьләр монда үзләрен тик яхшы яктан гына күрсәтәләр. Икенче елны Якубны Күкрәнде мәктәбенә физика укытучысы итеп, Солтанны Саускан мәктәбенә директор итеп күчерәләр. Югары белем алу теләге белән янган Якуб Камали улы Төмән укытучылар институтына укырга керә, 1940 елда укуын тәмамлагач, Төмәннең 3 нче номерлы урта мәктәбендә эшли. Язмаларында Якуб абый мәктәп директоры Н.Җаббарова, укытучылардан Ф.Гали-Акберова, З.Мамкаева, И.Ибраһимовны җылы сүзләр белән искә ала.

1941 елда Якуб Камали улын армия сафларына чакыралар, ләкин авыру сәбәпле, кире кайтаралар. 1942 елда ул үз теләге белән фронтка китә. Воронеж фронтында телефонист, радист, разведчик булып хезмәт итә, 1 нче Украина фронтының 1 нче танкларга каршы артиллерия бригадасында взвод командиры вазифасын үти. Львовны азат итүдә, Одер, Висла елгаларын кичүдә, Польша, Германия, Чехословакия территорияләрен азат итүдә катнаша. Лагов шәһәре янында чолганышта калып, авыр хәлдән чыгу чарасы итеп, батареяның үз өстенә ут ачуын сорый. Бу бәрелештә егермедән артык дошман солдаты юкка чыгарыла, икәү әсирлеккә алына.

Сугышны Прагадан ерак түгел Вельтрусы шәһәрендә тәмамлый. Биредә шәһәрне азат итүчеләр акча җыеп, аны яңа мәктәп төзү өчен тапшыралар. Мәктәп соңыннан «Кызыл Армия» исемендәге мәктәп дип атала. Сугыштагы күрсәткән батырлыклары өчен Якуб Камали улы «Кызыл йолдыз», 1 нче һәм 2 нче дәрәҗәдәге «Ватан сугышы» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан кайкач, ул Ялутор районының Аслана мәктәбендә математика, физика укытучысы, укыту бүлеге мөдире, 1950 елдан Тубыл районы, Хуҗайлан мәктәбендә директор, 1952 елдан 1956 елга кадәр Тубыл РОНОсы мөдире булып эшли, 1957 елда аңа мактаулы «РСФСРның атказанган укытучысы» исеме бирелә. 1975 елда Я.К.Зәнкиев мәктәпне үзенең укучыларына тапшырып лаеклы ялга китә.

Китап язуга беренче этәргечне 1956 елда Тубылга Казаннан бер төркем язучылар: Мәхмүт Хөсәен, Аяз Гыйләҗев, Шәүкәт Галиевләр килү һәм алар белән очрашу ясый. Ялга чыккач, язучы төпләп беренче романы өстендә эшли башлый, Аяз Гыйләҗев аңа киңәшләр биреп тора. «Иртеш таңнары» романы – себер татарлары тормышын, гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятен чагылдырган энциклопедия дип әйтергә була. Мөхәммәт Уразаев образы аркылы автор чын укытучыны тасвирлый. Аның прообразына үзенең укытучысы Мөхәммәт Урамаев нигез итеп алына. Ул чыннан да заманының күренекле кешесе, моңа лаеклы кеше иде. Романның беренче китабы «Казан утлары» журналында 1988 елда, тулысынча Татар китап нәшриятында 1994 елда басылып чыга. Өлкәнең 50 еллыгына Төмәндә балалар өчен «Кайчыколак» хикәяләр җыентыгы нәшер ителә.

Икенче романы – «Ялкында өтелгән мәхәббәт», шулай ук укытучылар тормышын, Бөек Ватан сугышы елларында халыкның кичергән газапларын күрсәтә. Роман 1998 елда каралама вариантында тәмамлана һәм 1999 елда Флера Сәйфуллина эшкәртелүендә Төмәндә «Вектор Бук» нәшриятында басылып чыга. Язучының ике романы да русларда да кызыксыну тудыра һәм рус теленә дә Нәфилә Сәйфуллина, Хәнисә Алишина тарафыннан тәрҗемә ителә.

Якуб Камали улы – күпкырлы язучы, публицист. Аның йөзләрчә мәкаләләре, очерклары, хикәяләре «Совет мәктәбе», «Азат хатын», «Казан утлары», «Ялкын» журналларында, «Ленин юлы», «Яңарыш», «Тюменская правда», «Тобольская правда», «Советская Сибирь», «Татарстан яшьләре» һ.б. газеталарда басылып тордылар.

2001 елда Төмән дәүләт университеты үтенече, Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт педагогия институтының ярдәме белән Якуб Зәнкиевнең «Иртеш таңнары» дилогиясе Татарстан Республикасының әдәбият өлкәсендә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лауреатлыкка тәкъдим ителә. Кандидатураларны карау вакытында «Шәһри Казан» газетасының 5 апрель (2002 ел) номерыныћ «Тукай бүләгенә тәкъдим ителде» рубрикасында Клим Садыйковның «Иртеш таңнары» романы – себер татарларының гореф-гадәтләре, йолаларының гүзәл чагылышы үрнәге» исемле мәкаләсе басылып чыкты. Нәтиҗәдә, роман 2002 елда Г.Тукай премиясенә лаеклы дип табыла.

Хезмәт дәверендә Якуб Камали улы күп мәртәбә авыл Советы, район Советы депутаты итеп сайлана. Депутат буларак, халыкның наказларын үтәү өстендә тырышлыклар күрсәтеп, аларның ышанычларын акларга тырыша.

Якуб абый яхшы гаилә башлыгы да иде. Алар Рәшидә апа белән җиде бала тәрбияләделәр. Балаларының барысы да тормышта үзләренә лаеклы урын таптылар.

Якуб абыйны күп мәсьәләләр дулкынландыра иде: мәктәптә балаларның укуы, туган мәктәбенең уку-укыту эшләре, яшь буынны дөрес тәрбияләү проблемалары, себер татарларының туган телен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен, тарихын саклау, татар бүлеге студентларының тормышы, татар массакүләм информация чараларының саклануы, үсеше һ.б. Үзе дә барлык мәсьәләләр буенча һәркемгә ярдәм кулын суза иде. Аның фикерләре белән исәпләшәләр, колак салалар. Әдибебезнең тормыш юлын халкыбызга хезмәт итүдә каһарманлык дип санарга була. Ул безнећ күңелләрдә үрнәк булып сакланыр.

Клим САДЫЙКОВ,
педагогика фәннәре кандидаты.
(№-14, 3 апрель, 2009 ел).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836