Апрель 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Өлкәбездә МХОдә һәлак булган сугышчыларның туганнары «Синең батырлыгың белән горурланабыз» («Гордимся подвигом твоим») исемле китап чыгарганнар. Аның үткән ел дөнья күргән беренче томында 62 каһарман турында истәлекләр, шигырьләр, фоторәсемнәр урын алган. Һәлак булган геройларның туганнары якыннарының истәлеген мәңгеләштерү теләге белән берләшкәннәр дә, үз көчләре белән җыентыкны 400 данәдә бастырганнар. Китаплар МХО геройлары укыган мәктәпләргә, шулай ук ТВВИКУга тапшырылган.
Инде күп мәктәпләрдә, китапханәләрдә һәм башка җәмәгать урыннарында тәкъдир итү кичәләре үтте. Бу юлы кичәгә Яркәү округының Иске Александровка авыл клубына җыелдылар.
«Ватанны саклаучыларның батырлыклары турында истәлекне саклау, аларның батырлыгына һәм фидакарьлегенә хөрмәт күрсәтү йөзеннән әзерләнгән басма турында сөйләшү уңаеннан очрашуга волонтерлар, һәлак булганнарның әниләре, аларның абыйлары һәм туганнары, шулай ук җирле халык җыелды. Чара барышында тарихи хәтерне саклауның һәм аны яшь буынга тапшыруның мөһимлегенә басым ясалган чыгышлар яңгырады. Китаптан өзекләр укылды һәм геройларның тарихлары сөйләнде, - дип хәбәр итте безгә МХОдә һәлак булучы Илшат Кормановның туганы Вәлия Ташбулат кызы. - Мондый чаралар ватанпәрвәрлекне ныгытуга, Ватанны саклаучыларның батырлыгына хөрмәт формалаштыруга һәм буыннар арасында элемтәне саклауга ярдәм итә. МХОдә катнашучылар истәлегенә багышланган басмалар тарихи дөреслекне саклауда һәм ата-бабалары өчен горурлык тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Алар мәдәни мирасның бер өлешенә әверелә, тынычлык һәм ирекнең бәясен истә тотарга ярдәм итә».
Чарада Илшат Кормановның әнисе Лариса Ташбулат кызы, Артур Зариповның әнисе Галина Алексеевна, Илдар Шәрәфетдиновның туганы Асия Ибәтуллина, Намик Намазовның әнисе Ирина Сабиулла кызы һәм башкалар чыгыш ясыйлар. Авыл җирлеге башлыгы Рәйсә Кормашева якташлары исеменнән оештыручыларга рәхмәт белдерә. «Әлеге чара беркемдә битарафлык калдырмады. Вафат булган якташларыбызны һич онытмабыз. Әти-әни, туганнарына сәламәтлек, сабырлык, көч, уңышлар телибез», - ди ул.
Китапның икенче томы әзерләнә. Анда 160лап герой турында мәгълүмат урнашачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: очрашуда.