#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Владимир Якушев: Чем быстрее мы внедрим раздельный сбор мусора, тем лучше для нашей экологии и экономики. Полимер әйберләр эшләп чыгаручы Төмән заводы СИБУР компаниясе һәм Тубыл хакимияте белән берләшеп “Пластикның икенче гомере” дигән проектны реальләштерә. Идеягә күптән түгел Тубылга килгән табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт буенча Россия Президентының махсус вәкиле С.Иванов уңай бәя бирде. Тубылда махсус контейнерларга җыелган калдыклар пресслана, аннан сортларга бүлү һәм икенче тапкыр эшкәртү өчен полимер әйберләр Төмән заводына озатыла. 2016 елда Тубыл халкы СИБУР компаниясе башлап җибәрүе белән ике айда 14 тонна чүп, калдык җыйды. Алардан шәһәр поликлиникалары өчен медицина бахиллары (аяк киеме өстеннән киелә) ясалды. Киләчәктә планда - Тубылда пластик калдык җыю өчен махсус савытлар урнаштыру. “Кешеләргә чүпне аерып җыярга өйрәтү мөһим, көнкүреш калдыклар белән эш итүнең культурасын сеңдерергә кирәк”, - диде губернатор.

* * *

“Тотальный диктант” писали и 80-летние тюменцы.

8 апрельдә “Тоталь диктант” акциясе бөтен дөньяда барды. Аның кысасында барлык теләүчеләр үзләренең грамоталарын тикшерделәр. Төмәндә халык өчен 28 мәйдан эшләде. Диктантның авторы - Леонид Юзифович. Барлыгы 1700 эш җыелды. Парталар артына 80 яшьлекләр дә, гаилә белән дә утырдылар. Акциягә чит ил кешеләре дә кушылды.

* * *

Иванов: Россия – экологический донор планеты. Россия регионнарының күпчелеге яхшы экологик хәлдә. Моның турында Тубылда узган брифингта табигатне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт буенча Россия Президенты вәкиле Сергей Иванов әйтте. “Россия тулысынча планетаның экологик доноры. Безнең урманнар, далалар, сазлар, тундра без эшкәртми торган зур күләмдә углекислоталы газны йота. Аерым регионнарда һәм зур шәһәрләрдә атмосфера һавасының начар хәлдә булуы белән бәйле проблемалар бар. Мәсәлән, Мәскәүдә атмосферага зарарлы матдәләрнең чыгарылуы 98% автомобиль газыннан тора. Һәр проблеманы хәл итү мөһим. Моны регион җитәкчеләре, зур бизнес башлыклары аңлыйлар. Кайбер зур Россия компанияләре экологик куркынычсыз технологиягә күчтеләр. Мисал өчен СИБУР компаниясе. Бу заманча производство өчен реаль мәсьәлә , - дип сөйләде вәкил.

* * *

Тюменцы начинают всероссийскую видеолетопись участников ВОВ. Мәсәлән, 10 апрельдә “Память.РФ” проекты кысасында “Гашыйклар күперендә” студентлар “Хәтерне бергә саклаячакбыз” дигән логотиплы баннерны буядылар. “Память.РФ” проекты Бөек Ватан сугышында катнашучыларның сөйләвен тәшкил иткән тарихтан оештырылган глобаль видеоархив. Ул буыннарны бәйләүче информация звеносы булачак. Яшьләргә сугышта барган вакыйгаларны аны кичергән кешеләрдән ишетергә мөмкинлек бирәчәк. Төмән проекты барлык регионнарны берләштерергә уйлый. Аны инде дистәләгән шәһәр хуплады, күпләр ветераннарның сугыш еллары турында сөйләгән видеороликларын җибәрделәр.

* * *

В Тюменской области больше тысячи человек в год болеют описторхозом. 2016 елда өлкәдә 1 384 зарарлану очрагы хисапка алынды. Шуның 92%ы – олылар авырый. Описторхоз белән авыру барлык административ территорияләрдә теркәлгән. Әзерләү технологиясе бозылганда карп төрендәге балыкны ашаганда йогышлану барлыкка килә. Былтыр 46% кеше термик эшкәртү кагыйдәсен үтәмәгән. Описторхоз – ул паразит авыру, үт куу юлларын, үт куыгын, ашказаны асты бизен зарарландыра.

* * *

Тюменцам представят модель современного города. Май уртасында Төмәннең күргәзмәләр залында (Севастопольская урамы) уңайлы мөхит үстерү буенча “Төмән – безнең йортыбыз” дигән махсуслаштырылган күргәзмә оештырылачак. Халык анда бүгенге көндә өлкә үзәгендә тамыр җәйгән иң яхшы практикаларны, технологияләрне, проектларны күрергә һәм бәя бирергә мөмкин. Монда территорияләрне, йортларны, төзекләндерү, бизәү, чистарту буенча 60 җирле предприятие катнашачак. Күргәзмә кысасында шулай ук шәһәр транспортына, ишек алларын төзекләндерүгә багышланган түгәрәк өстәлләр уздырылачак.

* * *

Привиться против клещевого энцефалита тюменцы могут в поликлиниках. Вакцинация ясау талпан энцефалиты белән авырудан иң ышанычлы профилактика. Прививканы ел дәвамында куйдырырга була, әмма табигатькә чыгар алдыннан ике атна алдан ясату мөһим. Регионыбыз талпаннар аша йоктыруда инфекция буенча эпедимик булып исәпләнә. Җылылар җитү белән куркыныч бөҗәкләр активлаша. Төмән халкы шәһәр поликлиникаларына, шәхси медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Былтыр талпан энцефалитыннан өлкәдә 156 кеше дәваланды, шуның 64е иксодов боррелиоз булды.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836