Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесе

последние и лучшие новости искусства в мире

15-126-28 нче март көннәрендә Казан шәһәренә илебезнең 48 төбәгеннән Ана теле (рус, татар, чуваш, мари, удмурт) укытучылары Бөтенроссия мастер-класс бәйгесендә көч сынашырга җыелдылар. Татарстан Республикасыннан, Россия регионнарыннан (Төмән, Ульян, Пенза, Омск, Әстерхан, Свердлау, Оренбург, Красноярск өлкәләреннән һәм Башкортостан, Удмуртия, Чувашстан, Мордовия Республикаларыннан) катнаштылар.

Бу мәртәбәле конкурс 2 турдан торды. Беренче читтән торып башкарылган турда укытучылар зур сынау үттеләр. Дәрес һәм класстан тыш чаралар эшкәртмәләре, дәресләр һәм түгәрәкләр программалары, видеодәресләр, “Минем педагогик осталыгым” темасына язылган эссе, “Минем регионым, мәктәбем һәм педагогик эшчәнлегем” темасына видеопрезентацияләр, визиткалар, укучыларның һәм укытучының эш нәтиҗәләрен күрсәткән диплом-грамоталар профессиональ жюри тикшерүләрен үтеп чыкты.

83 укытучы арасыннан 48 укытучыны соңгы (очный) турга Казанга чакырдылар. Алар арасында өлкәбездә традициягә кергән “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты” укытучысы бәйгесенең “Абсолют җиңүчесе” исемен яулаган “Россия мәгарифенең мактаулы хезмәткәре”, Вагай районы, Казанлы урта мәктәбенең югары категорияле укытучысы, татар теле һәм әдәбияты укытучылырының район методик берләшмәсе җитәкчесе, Вагай районы татарларының автономия әгъзасы Асия Юрис кызы Зимагулова катнашты.

Конкурсның беренче көнендә мастер-класста һәр укытучы милли киемдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик технологияләр кулланышын күрсәттеләр. Асия Юрис кызы бүгенге көндә туган телебезнең актуальлеген, әһәмиятен күрсәтеп “Туган телем – минем татар теле!” темасына бик кызыклы, мавыктыргыч итеп проект технологиясен тәкъдим итте. Мастер-класста бөек Тукаебызның “Туган тел” җырын искиткеч моңлы итеп курайда мин - “Россиянең мәгариф отличнигы”, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе иясе, педагогик фәннәр кандидаты, доцент Рафаэль Галимҗан улы яңгыраттым. Ярышта катнашкан укытучыларны, жюри әгъзаларын Төмән өлкәсенең “Мирас” оешмасы җитәкчесе милләт җанлы Луиза Алимчан кызы Шәмсетдинова тектергән Себер ханбикәсе - Сүзгенең костюмы таң калдырды.

Икенче көнне һәрбер конкурсант дәресләр күрсәтеп, үзләренең алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, дәресләренә анализ ясадылар һәм комиссия белән әңгәмә кордылар, ә безнең Асия Юрис кызы әдәбият дәресенең темасын мәңгелек фәлсәфи булган “Яшәү мәгънәсе нәрсәдә?” проблемасын ачыклауга багышлады. Моның өчен ул критик фикерләү технологиясенең төрле кызыклы алымнарын оста кулланып, себер татар шагыйре Булат Сөләймановның яшәү мәгънәсе турындагы шигырьләренә анализ ясады, Галия Абайдуллинаның “Булатка” исемле поэмасыннан да уңышлы файдаланды. Дәрескә матур милли татар бизәкләре белән ясалган, ул тагын да музыка һәм курай моңнары белән үрелеп барды. Ә инде Венера Ганиева башкаруындагы “Гомерләрне үлмәс җыр итик” дигән җыр дәреснең кульминацион ноктасы булды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Дулкынланып, өметләнеп көткән конкурсның бүләкләү тантанасы Казан шәһәренең “Дуслык йортында” үтте. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының беренче урынбасары Илсур Гәрәй улы Хадиуллин бәйрәмне ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ана теленең роле, аны үстерү, саклау турында сөйләде һәм Бөтенроссия бәйгесендә катнашкан иң оста, иң тәҗрибәле укытучылар алдында башын иде. Номинантлар, лауреатлар, җиңүчеләр бер-бер артлы сәхнәгә чакырылдылар. Аларга дипломнар, истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Һәм, ниһаять, 48 катнашучы арасыннан 3нче урынны яулаганлыкка диплом белән Төмән өлкәсененең иң көчле татар теле һәм әдәбияты укытучыларының берсе Асия Юрис кызы Зимагулова бүләкләнде.

Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаментының баш белгече О.Ф.Гроога, кадрлар белән эшләүче Я.В.Юрьевага, ТОГИРРога, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының регионнар белән эшләүче хемәткәрләре Г.Ф.Мусинага һәм Ә.Г. Әхәтовага конкурсантларга ачык йөзле, ихтирамлы булулары, һәрчак ярдәмгә килүләре, кызыклы мәдәни программа төзүләре өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Рафаэль ГАДИЕВ, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836