Материалы

Искитмәле язгы бүләк

последние и лучшие новости искусства в мире

15-14“Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале Төмәнгә дә килеп җитте. Билетлар алдан ук сатылып бетеп, соңгы минутларга кадәр белешмәләр өчен телефоннар билет сорап тилмерүчеләр шалтыратуыннан тынмады.

Һәм менә дулкынландыргыч минутлар җитте: сәхнәдә “Дуслык күпере” фестиваленең гимны яңгырый. Күңелләр туган якларны әйләнеп килделәр. Татарстан һәм Башкортостан Республикаларының иң шәп алып баручылары Гөлназ Сәфәрова һәм Фирдат Галиев тиз генә залга кайтарып, әлеге зур чараның Россиянең 11 төбәгендә үтүен һәм ул ике Республика җитәкчеләре ярдәме белән тормышка ашуын билгеләп үттеләр.

“Татар һәм башкортларны гомер-гомергә тел һәм рухи туганлык, гореф-гадәтләр һәм йолалар якынлыгы берләштерде. Фестиваль безнең халыкларның үсеш идеалларына һәм мәдәниятләрне үзара баетуга хезмәт итәргә чакырылган. Ул кунакларга аралашу бәхете һәм җылылыгы, татар-башкорт эстрадасы мэтрлары һәм сәләтле дебютантлар иҗаты белән ләззәтләнү мөмкинлеген бүләк итәр дип ышанам. Бу иҗади проектны оештыручыларга рәхмәт сүзләремне җиткерәм. “Дуслык күпере” Республикалар арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне киңәйтергә ярдәм итәр дип ышанам, — дип Татарстан Президентының сәламләү сүзләрен яңгыраттылар.

"Бу фестиваль - күптән көтелгән, кирәкле һәм зур әһәмияткә ия проект. Халык бик яратып кабул итә. Бик күп уңай фикерләр ишеттек. "Дуслык күпере"ндә төрле буын артистлар катнаша. Шуңа күрә фестиваль милләтләрне генә түгел, артистларны да берләштерә, дуслаштыра. Чыгыш ясаучы яшьләр дәрәҗәле артистлар белән аралашып тәҗрибә туплый. Татар-башкорт халкының үткәнен һәм бүгенгесен, яшәү рәвешен, хис-тойгыларын, уй-фикерләрен, гореф-гадәтләрен җыр аша тапшырабыз.15-12 Киләчәктә тагын да камилләшеп, зур максатларга ирешеп эшләргә язсын. Бу фестиваль дәвамлы булсын”, - диделәр матбугат чараларында оештыручылар. “Ике тугандаш халыкның иң якты йолдызлары, уникаль сәхнә һәм ут бизәлеше, эстрадабызның суперхитлары һәм академик вокалның иң матур үрнәкләре, ретро-җырларның яңача яңгырашы һәм халык көйләренең классик башкарылуы, өметле яшьләр һәм милли легендаларыбыз”, - дип “Дуслык күпере”енең үзенчәлекләрен билгеләп үттеләр алар.

Әйе, танылган татар-башкорт артистлары Фидан Гафаров, Илһам Вәлиев, Хәмдүнә Тимергалиева, виртуоз баянчы Ринат Вәлиев, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, ИлСаф, Иркә, Раяз Фасыйхов, Марсель Вагыйзов, “Казан егетләре”, Илсөя Бәдретдинова белән бергә Ваһапов фестивале лауреатлары Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Айсылу Габдинова һ.б. да рәхәтләнеп тыңладык. Һәркайсының да бер җыры тамашачыга яхшы таныш иде, әлбәттә, бергәләшеп җырлап утырдык. Бер сәхнәдә шулкадәр йолдызларны күрүгә төмәнлеләр бик шатландылар, һәркайсын көчле алкышлар белән каршы алып, озатып калдылар. 4 сәгатькә якын барган тамашада “поездда да чаптык”, “буран да дулады”, Италиядә дә “булдык”, “бар көчне җыеп торып та бастык”, “шомырт чәчәк аткан тугайда да йөрдек”, “бозлы суга да төштек, утта да яндык”, кыскасы, рәхәтләнеп рухланып, ял итеп, йөрәккә шифа алып, “бер алманы бишкә бүлеп” яшәргә кирәклегенә төшенеп таралыштык. 15-13Барлык тамашачы әлегедәй бәйрәмдә тагын да очрашырга өметләнеп оештыручыларга чиксез рәхмәтен юллады. Ә инде кечкенә Аделинаны җырчылар озак искә алып сөйләрләр: ул аларның һәркайсына чәчәк бүләк итеп кенә калмыйчан, бергәләшеп рәхәтләнеп биеде.

Бер мичкә балга, бер кашык дегет, дигәндәй, оештыручыларның танылган артистларны, аларның иҗатларын тәкъдим итүләре белән бергә, татар теленә хөрмәтләре дә югары дәрәҗәдә булсын иде: экрандагы берсендә “Алсу Әбельханова”, икенчесендә “Алсу Абелханова”, “Марсель Вагыйзов” кебек хаталы язулар йөрәккә кадалмасын иде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума