Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюмень и Казахстан укрепляет сотрудничество в логистике и торговле. Төмәндә өлкә губернаторы Владимир Якушев Казахстан Республикасының Павлодар өлкәсе акимы Булат Бакауов белән очрашты. Очрашуда сүз ике як хезмәттәшлекне үстерү турында барды. Булат Бакауов әйтүенчә, партнерлыкны киңәйтү һәм ныгыту, регионара эшкуарлык берләшмәсен үзара йогынты ясауда активлаштыру буенча килешүгә ике ил вәкилләре быел Казахстан Республикасының Петропавловск шәһәрендә узачак форумда кул куячаклар. Бүгенге көндә өлкәбез Казахстаннан кара кургаш әйберләре, кара металл һәм азык-төлек кайтара. Казахстан Республикасын углеводород, полимер этилен һәм пропилен, урман материалы, фанера, пыяла савытлар, куертылган сөт һәм башкасы белән тәэмин итә.

* * *

Тюменским сапропелем заинтересовались в Арабских Эмиратах. Кытай һәм Төркмәнстан илләре дә кызыксыналар. Чит ил компанияләре органик матдәне файдалы рекультивант буларак уңдырышлыгы беткән туфракны торгызуда кулланырга планлаштыралар. Гарәп Әмирлеге компаниясе сапропельне Ялутор районының Непряк күленнән алырга җыена. Моның өчен Россиядә ясалган җиһазны гына кулланачаклар. Шулай ук сапропельне актив рәвештә медицинада, ветеринариядә, косметологиядә, нефть алуда файдаланалар. Бүгенге көндә “Төмән сапропеле” оешмасы сапропельдән органик ашлама ясауда махсуслаштырыла. Аны комбиазык өчен консервант һәм өстәмә терлек азыгы буларак кулланачаклар.

* * *

Тюменский АПК интересен инвесторам. Төмән өлкәсе агропромышленность комплексы икътисад тармаклары арасында иң инвестиция күп сыйдырышлы булып санала. Монда җитәрлек азык-төлек җитештерелә. Агросектор ышанычлы үсүне күрсәтә һәм моның белән үзе турында хәлле бизнес-сегмент булуын дәлилли. Мәсәлән, 2017 елда Түбән Тәүде районында дуңгыз үстерү һәм токымын яхшырту буенча “Тюменский” Дуңгыз комплексы” ачылды. Комплекс елына тере авырлыкта 4 мең тоннагача ит җитештерергә планлаштырган. Голышмановода 4 600 баш эре мөгезле терлеккә сөт-тауар комплексы төзелде.

* * *

Талантливых детей поддерживает правительство Тюменской области. Төмән өлкәсенең 11 меңнән артык баласы өстәмә белем секцияләрендә шөгыльләнә. 2017 елда бу тармак лаеклы нәтиҗә күрсәтте. Мәсәлән, региональ 16нчы яшьләр Дельфийск уеннары приз алучылары булдылар. Төмән районының “Фантазия” сәнгать мәктәбе мәдәният министрлыгы конкурсында иң яхшы 50 балалар сәнгать мәктәпләре исәбенә керде, Заводоуковск мәктәбе Россия Федерациясенең иҗтимагый палатасы оештырган “Иң яхшысы – балаларга” конкурсы җиңүчесе булды. 376 бала ел нәтиҗәсе буенча талантлы балалар региональ базасына эләктеләр. Бу исемлектә булу билгеле бер социаль ярдәм гарантияли. Мәсәлән, “Орленок”, “Океан” тематик сменаларда катнашу, Төмәннән читтә төрле конкурсларда көч сынашып, өлкә хөкүмәтеннән ярдәм алу.

* * *

Завод по производству мороженого откроется под Тюменью. Завод “Боровский” индустриаль паркы территориясендә 25 апрельдә ачыла. Анда өләдә җитештерелгән сөттән һичнинди химиясез туңдырма ясаячаклар. “Боровский” индустриаль паркы 29,7 гектар мәйданны били. Парк кече һәм урта бизнеста эшкәртү производстволарын төзү өчен билгеләнгән

* * *

В Тюменской области существенно увеличилось приобретение сельскохозяйственной техники отечественного производства. Ел башыннан өлкә көньягы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 358 берәмлек безнең илдә ясалган техника сатып алганнар. Шул исәптә 71 бодай ургыч, 10 РСМ терлек азыгын җыючы комбайн, Киров трактор заводында ясалган 28 трактор, “Кузбасс” исемле 17 чәчү комплексы һәм башкасы. Чагыштыру өчен: 2015 елда 160 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы кайтарылган. 4нче ел инде РФ хөкүмәте ярдәме белән илебез заводлары 25 %ы ташлама белән аграрийларга авыл хуҗалыгы техникасын саталар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836