4 класс укучылары белемнәрен сынадылар

последние и лучшие новости искусства в мире

15-911 апрель көнне 4 класс укучылары өчен өлкә олимпиадасы үтте. Анда математика, рус теле, әдәби уку, татар теле, әйләнә-тирә дөнья (окружающий мир), технология, физик культура фәннәре буенча башлангыч класс малай-кызлары белемнәрен сынадылар. Алар арасында Төмән, Вагай, Түбән Тәүде, Ялутор районнарыннан, Төмән, Тубыл шәһәрләреннән килгән 9 укучы татар теле буенча биремнәргә җавап бирде. Биремнәр мәктәп программасы буенча әзерләнгән, араларында сәләтле балалар өчен бирелгәннәре дә бар. Мәсәлән, татар язучыларын һәм шагыйрьләрен санап чыгыгыз, бу өзек нинди әкияттән алынган, җөмләләрне тәрҗемә ит, сыйфатларны кулланып “Чын дус” дигән темага кечкенә күләмдә 5-6 җөмләдән торган хикәя төзе.

Әлбәттә, алар бик гади шикелле. Ләкин 4 класс укучысының татар телен әле бик аз өйрәнгәнен һәм балаларның аралашу теле рус теле булганын да искә алсак, җавап биргәндә шактый гына кыенсынучылары да бар. Берсе “Табышмакларның җавабын табыгыз” дигән биремнең мәгънәсен аңламаса, икенчесе “Җөмләләрне тәрҗемә ит” дигәндә, шул темага текстны дәвам гына иткән. Синоним, антоним, парлы сүзләргә җаваплар да тулы түгел. Араларында себер татар сүзләре дә кулланылган. Анысы да яхшы, алар хата исәпләнми.

Жюри җитәкчесе ТОГИРРО доценты, педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев җавапларны игътибар белән тикшереп, баллар буенча призлы урыннарны билгели.

15-8Һәм менә өлкә олимпиадасының ябылу тантанасында барлык фәннәрдән катнашучылар чиратлап сәхнәгә чакырылалар. Сабыйлар дулкынланалар, җиңүләренә сикереп-сикереп шатланалар. Кәефсез төшеп китүчеләре күбрәк, әлбәттә. Җиңүчеләр 3әү генә бит.

Татар теле буенча 1 урынны иң югары балл җыйган Түбән Тәүде районы, Тарман урта мәктәбе укучысы Алинә Касмалина яулады. Укытучысы Венера Масямова: “Катнашу хокукы ирекле булган ЮНИОР олимпиадасында да сынатмаган идек”, - диде. 2 урынны Вагай районы, Юрмы урта мәктәбе укучысы Линара Мөхәммәтрәхимова (укытучысы Динара Бакиева) алды. Ә инде 3 урын Төмән районының Шыкча урта мәктәбе укучысы Аделина Шәриповага (укытучысы Флёра Зөлбухарова) тапшырылды. Җиңүчеләргә һәм апаларына ТОГИРРОның дипломнары, Рәхмәтнамәләре, һәр катнашучыга сертификат һәм китаплар бүләк ителде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума