#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

“Алга атылган, үзенең максатына ирешәчәк!”

последние и лучшие новости искусства в мире

15-1Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын кызыксындыру, мөмкинлекләрен сынау, аларга эшләрендә этәргеч бирү өчен төрле ярышлар уздырылып тора. Монда Татарстаныбызга зур рәхмәт.

Казанда ел саен укытучыларны, укучыларны да чакырып, төрле бәйгеләр оештыралар. Чираттагы бәйге - татар, рус, башкорт, мари, мордва, удмурт, чуваш теле укытучылары катнашындагы бөтенроссия “Туган тел” бәйгесе булды. Анда катнашырга өлкәдә үткән “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” ярышында икенче урын яулаган Вагай районының Шишкин урта гомуми белем бирү мәктәбенең филиалы Юрмы урта гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч класслар һәм татар теле, әдәбияты укытучысы Динара Шамил кызы Нуруллина чакырылган иде.

Казандагы ярышларда илебезнең 11 төбәгеннән җибәрелгән 90 укытучы эше арасыннан 40ы гына катнашырга лаек дип табылды. Шуларның 12 иң тәҗрибәлеләре “Туган тел” бәйгесенең җиңүчеләре дигән дипломнарга ия булдылар. Ә 29 еллык эш стажы булган Динара Нуруллина 1 урынны алуга иреште.

Казандагы турда укытучылар “дәрес”, “мастер-класс”, “түгәрәк өстәл” этапларында катнаштылар. “Дәрес” өлешендә Динара Шамил кызы «Ике йолдыз - Тукай һәм Пушкин» темасын ачыклап күрсәтсә, мастер-классы «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын куллану. «Алга атылган, үзенең максатына ирешәчәк!» дип исемләнгән иде.

Динара Нуруллина - Юрмы авылы кызы. Шунда сигез ел белем алгач, Первомайка урта мәктәбен тәмамлый. Тубыл педучилищесында укып чыга. Яшь белгечкә Вагай районының Малюгина аз комплектлы мәктәбен җитәкләүне ышанып тапшыралар. Бер елдан ул туган мәктәбенә эшләргә кайта. Һәм бүгенге көнгә кадәр үзе яратып сайлаган һөнәренә тугрылык саклап, тырышып хезмәт итә. Хезмәте өчен Вагай район хакимиятенең мәгариф идарәсе Мактау грамоталары, Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаменты, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, ТОГИРРО, Төмән дәүләт университеты тюркология үзәге Рәхмәт хатлары, дипломнары белән бүләкләнә. Әлеге җиңүгә дә ул белемен даими үстерү, заманча укыту ысулларын үзләштерүдәге тырышлык нәтиҗәсендә ирешкән.

“29 ел элек мин нәкъ менә шушы һөнәрне сайладым. 28 ел Юрмы авылында гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшлим. Мәктәптә эшләгәндә минем өчен иң мөһиме: туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, тел мәдәниятен арттыру, белемнәрне тирәнәйтү һәм киңәйтү. Һәр балага индивидуаль якын килү, нәкъ менә аның талантларын ачу һәм анда үз-үзен камилләштерүгә теләк тудыру - минем принципларым булды.

Һәр укучы белән уртак тел табу, балалар белән аралашу – максатым әнә шундый. Мин, балаларның укытучыда остазны гына түгел, дусты итеп күрүләрен, шул ук вакытта, укытучыга, өлкәннәргә хөрмәтне югалтмыйча, үзара аңлашуга ирешүләре өчен тырышам. Мәгариф елдан-ел үзгәрә, яңа технологияләр һәм укыту алымнары барлыкка килә. Укытучы барысын да сынап карарга һәм үз эшендә иң яхшысын табарга тиеш», - дип яза мөгаллимә “Минем методик табышларым” эссесендә.

Интерактив ысулларны актив куллануына басым ясый, “Мәдәният диалогы” технологиясе дә эшендә мөһим урын алып тора. Тагын да уен, сәламәтлек саклау, шәхсиюнәлешле, проектлау технологияләренә, проблемалы укытуга игътибар бирүен тасвирлап китә. “Шулай итеп, минем педагогик табышларым нинди? Проблемаларны хәл итү, эзләү юлларын табып максатларына ирешү. Яңа ысуллар һәм эш формалары эзләү һәм табу. Көндәлек хезмәттә шатлык һәм канәгатьләнү табу. Интернет аша күп мәгьлүмат алырга өйрәнгән заманча балаларда матур әдәбият белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Һәрбер укучыны үз балаң итеп күрү, аны вак-вак уңышлары өчен дә мактап җибәрү –балага зур этәргеч булып тора. Моны беркайчан да онытмыйм һәм эшемдә иң яратып башкара торган алымым дип саныйм”,- дип тәмамлый Динара Шамил кызы сүзен.

Туган тел һәм әдәбият укытучыларының бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс бәйгесе Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836