#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменская область готова принять Гонку чемпионов. Бу көннәрдә “Жемчужина Сибири” спортның кышкы төрләре үзәгендә узучы биатлон буенча Россия чемпионаты кысасында өлкә губернаторы А.Моор пресс-конференциядә катнашты. “Төмән өлкәсе 2020 елда Чемпионнар узышуы ярышын үткәрүгә дәгъвачы. Шулай ук регион 2020-2021 еллар һәм 2021-2022 еллар сезонында регион Кубок этабын кабул итәргә әзер. Төмәндә төрле дәрәҗәдә ярышлар үткәрүгә бөтен шартлар тудырылган. Мондый чаралар массалы спортны үстерүдә, регионда сәламәт тормыш алып баруда зур роль уйныйлар”, - дип сөйләде губернатор.

* * *

В Тюмени прошел Национальный лесной форум. Ул Төмәндә беренче тапкыр үткәрелде, табигатьне файдалану өлкәсендә хокук куллану практикасы мониторингына багышланды. Форумның беренче көнендә катнашучылар “СВЕЗА-ЛЕС” комбинатында, “Гилевская роща” шәһәр экопаркында булдылар. Төмән регионын үзенчәлекле чагылдырган стендлар белән таныштылар, дискуссион тематик мәйданнар эшендә катнаштылар. Чара кысасында урман хуҗалыгы икътисады, шәһәр урманнарын төзекләндерү, дәүләт һәм бизнесны ышанычлы үзара бәйләү өчен мөһим булган башка сораулар каралды.

* * *

На форум уральской молодежи «Утро» за первую неделю приема заявок зарегистрировались порядка 500 человек. Форум Төмәндә 20-30 июньдә узачак. Россиянең 50 төбәге яшьләреннән гаризалар килде. Беренче атнада ук оештыручылар адресына 472 гариза теркәлде, күпчелеге Урал федераль округыннан. “ Иртә” форумы 2 сменада үтәчәк, катнашучылар өчен 12 мәйдан эшләячәк. 25 майда теркәлгән катнашучылар үз регионнарында турыдан-туры яисә читтән торып сайлап алу узачаклар. Июнь азагында Төмән президент кадет училищесында форум 1 230 кешене кабул итәчәк.

* * *

Сельхозтехника готова к посевной в регионе. Язын Төмән өлкәсе кырларына дүрт меңнән артык трактор чыгачак, бүгенге көндә аларның әзерлеге 98,8 %. 3 мең 152 трактор сабаны эшкә керешәчәк, аның, культиваторның, дискаторның әзерлеге 99,7%. Өч мең берәмлек чәчкеч, чәчү комплексы хезмәт итәчәк. Кыр эшләрен сыйфатлы алып бару өчен механизаторларга 21 мең тонна дизель ягулык, 1 мең 387 тонна бензин һәм 633 тонна мотор мае кирәгәчәк. Ягулык-майлау материалына ихтыяҗ былтыргы дәрәҗәдә кала.

* * *

Ремонт дорог в Тюменской области. “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысасында регионның 21 муниципалитетында эшләр барачак. Барлыгы 500 чакрымга сузылган 387 объектта планлаштырылган хезмәт башкарылачак. Бүгенге көндә регионда юл сыйфаты күрсәткече 76% тәшкил итә. Мәсәлән, 2019 елда Төмәндә 35 (20 объект), Березники поселогында 12,2 чакрым юл ремонтланачак. Төмән районында Олы Акъярда, Талмыда һәм башка авылларда юлларны төзекләндерү көтелә.

* * *

Александр Моор взял ситуацию с паводком на контроль. Тәвәккәллек һәм шаукымнарны азайту өчен тулысынча әзерлек бара. Белгечләр 42 хәрәкәт итүче гидротехник корылмаларны (ГТС) тикшерергә керештеләр. 2019 елда аларның тугызын ремонтладылар, хәзер 10 ГТС эшли. Тубылда дамба төзелде һәм Иртеш елгасы ярлары ныгытылды. Төмән өлкәсе гидротехник корылма реестрында 184 объект теркәлгән, аларның 167се муниципаль милеккә керә.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836