#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Зәлия - өлкәнең иң яхшы тәрбиячесе

последние и лучшие новости искусства в мире

15-1313 апрель көнне Төмән филармониясендә “Ел педагогы – 2019” өлкә конкурсының йомгаклау тантанасы үтте. Анда бүләкләнгән иң яхшы укытучылар, тәрбиячеләр арасында татар кызы – Төмән районының Каскара поселогындагы “Алтын әтәч” балалар бакчасы хезмәткәре Зәлия Шәяхмәтова дә булуы сөендерде, әлбәттә. Ул өлкәнең иң яхшы тәрбиячесе дипломын алуга иреште.

Зәлия Ханты-Манси автоном округының Кондинск районы, Мортка поселогында туып-үсә. Аннары күңел кушуы буенча Свердловск өлкәсенең Красноуфимск педколледжына укырга керә.

Анда педагогика нигезләре һәм башлангыч белем бирү методикасын өйрәнә. Практика вакытында балалар белән эшләү серләренә дә төшенә башлый. Тик бу һөнәргә тормыш юлын багышлармын дип ышанып бетә алмый. Һәм киләчәген менеджмент белән бәйләргә планлаштыра. Ә язмыш үзенекен итә шул. Аның сукмаклары Зәлияне Каскарага алып килә, анда балалар бакчасына эшкә урнаша. Һәм бу эшне чын-чынлап яратып, Төмән дәүләт университетының психология һәм педагогика институтына читтән торып укырга керә. Хәзер аның магистратурасында укып йөри. Уку белән бергә шундый дәрәҗәле конкурста катнашырга да мөмкинлек таба. Бу аның тәвәкәллеген, үз көченә, белеменә ышануын, эшен чиксез яратуын күрсәтә.

- Авыр вакытлар да була: хисаплар, тикшерүләр, җыелышлар, педагогик киңәшләр. Ләкин алар үзеңдә, эшеңдә, тирә-юньдәгеләрдә шик булса гына авыр. Шуны истә тотарга кирәк: әйләнә-тирәбездәге дөньяны ничек кабул итәбез, ул безнең өчен шундый булып тора да инде! Минем әйләнә-тирәмдәге чынбарлык ачык, матур, тылсымлы, искиткеч, әкияти һәм ул, чыннан да, шундый! Чөнки мин үземә ошаган һөнәр сайладым. Авырлыклар баланың елмаюын күрү белән онытыла, күңелсез хәл юкка чыга. Тик моның өчен тырышырга гына кирәк, - дип яза үзенең педагогик эшчәнлеге турындагы эссесендә Зәлия. - Бер ел шушы искиткеч урында эшләгәч, мин “тәрбияче”нең һөнәр генә түгел, чыннан да “сәләт” икәнлеген аңладым! Биредә очраклы кешеләр булмый, алар бу халәттә яши алмый. Даими дулкынлану, борчылу, бер үк вакытта шатлык, соклану хисләре белән сугарылган хәлдә мобиль, актив, креатив, аралашучан, даими иҗади эзләнүдә булырга кирәк әле. Мәктәпкәчә белем бирү педагогикасы, психология һәм методикалары өлкәсендә белем дә сорала. Балалар белән аралаша белү, аларны кечкенә бала итеп түгел, ә үзе алдында кечкенә өлкән кешене күрә белү мөһим. Аларның нинди бар, шундый итеп кабул итә белү, балаларның турыдан-туры мөнәсәбәтен, могҗизаларга ышанычларын бәяли белү зарур. Аларны яратырга кирәк! Тәрбияче булып эшләгәндә мин әкияттә яшим генә түгел, ә аны көн саен килгән балалар өчен булдырам дип аңладым.

Каскараның «Алтын әтәч» балалар бакчасының кечкенә әкияти дәүләте мине әсир итте һәм 6 ел дәвамында анда уздырылган һәр көнгә сөенеп туя алмыйм. Һәм зур горурлык белән "Мин-тәрбияче!» дип әйтә алам.

15-12«Педагогик калейдоскоп» район конкурсында «Ел тәрбиячесе - 2019» номинациясендә Зәлия Шәяхмәтова икенче призлы урын алды. Тәрбияче үзе эшли торган балалар бакчасының өлкән төркеме белән чара үткәрде, балалар геометрик фигураларны аерырга һәм җилкәнле көймәләрне трансформацияләнә торган уен конструкторы (ТИКО) ярдәмендә корырга өйрәнделәр. Зәлия трансформацияләнә торган уен конструкторы белем бирү эшчәнлеге буенча тәҗрибә туплый. Берничә язмасы да бар. Тагын да сайтта аның математика, ата-аналар өчен, әйләнә-тирә дөнья, сөйләмне үстерү һәм башка темаларга докладлары урын алган. 2016 елда беренче квалификация категориясен ала. Яшь булса да, сертификат, Рәхмәтнамәләре дә ике дистәгә якын.

Зәлия Шәяхмәтовага ил күләмендәге ярышта да уңышлар телибез.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836