#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төпле белем биргән Хуҗайлан мәктәбе

последние и лучшие новости искусства в мире

15-1Төмән өлкәсендә танылган Хуҗайлан мәктәбен төрле милләт вәкилләре яхшы беләләр. Монда 1955-1975 нче елларны укытучылар коллективы, укучылары өчен җан атып эшләгән җитәкче, Бөек Ватан сугышы ветераны, язучы, Г.Тукай бүләге иясе Якуб Камали улы Зәнкиевны бүген лаеклы ялда булган хезмәт ветераннары - аның укучылары искә алалар.

Мәктәп бусагасын якты хыяллар белән атлап кергән, сугыш чорында туып-үскән Флора Габделәиз кызы Кучебаева (Апсатарова) 1945 нче елны Бәек авылында күп балалы гаиләдә туа. Ул: “Өлкәнәя барган саен балачак һәм мәктәптә укыган елларым исемә еш төшә.

Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда үскән балалар авырлыкларны җитәрлек күрсәк тә, безгә төпле белем биргән, укырга, белем алырга кызыксыну уяткан укытучыларым минем хәтеремдә. Бәек авылы мәктәбендә 4 нче сыйныфкача укыткан беренче укытучым Җәмилә апа Турышева, Хуҗайлан мәктәбе директоры Якуб абый Зәнкиев, укытучыларыбыз, тәрбиячеләребез Кафия апа Фәйзуллина, Рәшидә апа Зәнкиева, Тухтабикә апа Шихова, Мадис абый Галеев һәм башкалар. Аларның безгә тавыш күтәргәннәре булмады. Укучыларга тирән белем бирүдән тыш, безнең белән әңгәмә корып, эшкә өйрәтеп, тәрбияви чараларда катнаштырып, безне укытып чыгарган укытучыларыбызны җылы сүзләр белән искә алам. Минем яшьтәшләрем туган телебездә сөйләшәләр, укый, яза да беләләр. Чөнки безне иң оста укытучылар укытты. Ул елларны сагынып, бүгенге яшьләргә үрнәк итеп сөйлисем килә. Мәктәп укучылары дәрескә әзерләнү, китап укудан башка тәрбияви чараларда актив катнаштылар. Балачактан безне хезмәт сөяргә, туган илебезнең патриотлары булырга өйрәтеп тәрбияләделәр. Укучылар бик теләп мәктәп каршындагы бакчада эшләделәр. Бәрәңге, яшелчә утырттык, утадык. Көз җитсә укучылар, тәрбиячеләребез белән бәрәңге алабыз, уңышларга сөенәбез. Мәктәп директоры, укытучылар безгә һәр эштә үрнәк булдылар. Мәктәп фермасында ат, сыер да бар иде. Анда ир балалар эшләделәр, ә без, кызлар, авыл фермасына бара идек. Мәктәпкә утын әзерләүдә дә укучылар булышлык күрсәттеләр. Хуҗайланның танылган Кызлар Убасына директор белән бергә 11-12 яшьлек укучылар утын кисәргә барабыз. Мәктәптә күрше авыллардан килгән балалар да укыдылар. Без интернатта тату яшәдек. Ял көннәрендә генә туган авылыбызга кайта идек. Авылдан әнием бер атнага миңа ярты түгәрәк икмәк, көлцә, ярты литр каймак бирә иде. Хуҗайланга укырга без җәяүләп барабыз. Полуяново авылына җиткәч, авыл кызлары белән каймакны, икмәкне утырып ашыйбыз. Күңел тыныч булгандыр, чөнки мәктәп ашханәсендә ашаталар бит. Әле хәтеремдә, зур тәнәфестә бер-ике прәнник бирәләр иде. Класс җитәкчебез Кафия апа кызларны кул эшләренә өйрәтте, биология, йортчылык фәннәрен алып барды. Дәрестән соң укучылар белән мәктәп каршында оештырылган чараларга, концертларга әзерләнүләр, сөйләшүләр әле күз алдымда. Якуб абый укытучылар коллективы, укучылары, авыл халкы арасында абруй казанган җитәкче иде. Ул таләпчән булса да, укучыларга аңлата белгән укытучы, оста җитәкче булып истә калды”, - дип хатирәләре белән уртаклашты Флора апа.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836