#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Новая учебная четверть началась в Тюменской области в дистанционном режиме. Төмән өлкәсендә дүртенче уку чиреге график буенча 2020 елның 6 апрелендә башланды. Барлык дәресләр дә дистанцион рәвештә бара. Бу мәктәпләргә, урта һәм югары уку йортларына карый. Студентлар һәм мәктәп укучылары 18 мартта дистанцион укуга күчтеләр, тәнәфес (перерыв) бары тик язгы каникулларда гына булды. Шулай ук кыш көне актив көннәрдә дистанцион эш режимын керттеләр. “Төмән өлкәсенең электрон мәктәбе Бердәм мәгълүмат системасы буларак өзлексез эшли, шул исәптән барлык гаджетлар да”, – дип сөйләде өлкә фән һәм мәгариф департаменты директоры Алексей Райдер.

* * *

Старт переписи в труднодоступных районах России перенесен. Росстат илебезнең ерак һәм үтеп булмый торган районнарында Бөтенроссия халыкны исәпкә алуны үткәрүнең вакытын күчерергә тәкъдим итте. Старт 2020 елның икенче яртыеллыгына калдырылды. Шушы тәкъдим белән дәүләт статистикасының Федераль хезмәте җитәкчесе Павел Малков Россиянең экономик үсеш министры Максим Решетниковка мөрәҗәгать итте. Росстат башлыгы, вируслы инфекция таралу куркынычы булган шартларда апрельдә старт алу бу районнарда яшәүче халыкка, исәпкә алучыларга өстәмә хәвеф-хәтәр тудырачак, дип әйтте. Моннан тыш, кайбер регионнар үз-үзеңне изоляцияләү режимы һәм үз территорияңдә хәрәкәт итүне чикләүне игълан итте.

* * *

В Тюменской области засеют более одного миллиона гектар площадей сельскохозяйственных культур. Төмән өлкәсендә авыл хуҗалыгы культураларының чәчү мәйданнарының якынча структурасы формалаштырылган. 2020 елда өлкәдә бер миллион гектардан артык мәйданда чәчү планлаштырыла. Шуның 680 меңнән артыгы – бөртекле һәм кузаклы культуралар утырту мәйданы. Узган ел белән чагыштырганда 23,3 мең гектарга арта. Шулай ук азык культуралары, рапс, бәрәңге, яшелчә, утыртылачак. 2020 елгы сабан чәчүе 811,9 мең гектар тәшкил итәчәк.

* * *

Продукция тюменских производителей отмечена на всероссийском уровне. “Боровская” кошчылык фабрикасы продукциясе 27 нче “Продэкспо-2020” халыкара күргәзмәсе кысасында уздырылган азык-төлек һәм эшкәртү тармагы дегустация конкурсы нәтиҗәсе буенча бүләккә лаек булды. Конкурста барлыгы 616 предприятиедән ике меңнән артык продукция үрнәкләре тәкъдим ителде. Кошчылык фабрикасының продукциясе – С1 “Иртәнге ашка” тавык йомыркасы һәм коры меланж – йомырканы тирән эшкәртү продукты лауреат дипломы һәм алтын медаль белән бүләкләнде. “КриММ агрофирмасы” оешмасы “Бәрәңге, чикләвек, бал һәм төрле ашый торган үсемлекләр эшкәртү продуктлары” номинациясендә алтын медаль яулады.

* * *

Тюменские сельхозпроизводители обновляют машинно-тракторный парк. Төмән өлкәсе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре техник һәм технологик модернизацияләү программаларын производствога актив кертәләр. 2020 елда алар 110 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Шул исәптә: 26 трактор, 5 ашлык җыю комбайны, 9 чәчү комплексы, 69 башка техника.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836