Материалы

Хөрмәтле дин кардәшләр!

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең голәмәләр Шурасы карар кылды: 2021 елда Рамазан ае 12 апрельдә кояш баегач җитә. Бишенче намаздан соң шул ук көнне беренче тәравих намазы укыла. Тәравих намазының соңгысы укылган көн - 11 май. 13 апрель - Уразаның беренче көне, 12 май - соңгы көне. 13 майда бөтен мөселман дөньясы бөек бәйрәм-Ид Әл-Фитр-Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Төмән өлкә мөселман дини идарәсе бәйрәм турында өстәмә хәбәр итәчәк.

2021 нче елга фитр садакасының күләмен билгеләде: малы аз булган кешеләр 100 сум, урта хәллеләр 300 сум, бай булганнары 500 сумлык фитыр садакасын бирергә тиешләр.

Фидия күләмен 250 сумнан дип хәбәр итте, көндәлек туклануга күбрәк чыгымнар таләп ителсә, фидия күләме дә артырга мөмкин. Фидия садакасын ураза тоту ярамаган, авыр булган өлкән кешеләр һәм авырулар бирә.

Матбугат бүлеге.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума