#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ришад Сабир улы Зиганшин

последние и лучшие новости искусства в мире

15-3(15.06.1940 - 05.04.2021).

Милләтебезнең аксакалы Ришад Сабир улы Зиганшинның 5 апрель көнне йөрәге тибүдән туктады.

“Ришад Сабир улы - зирәк сәясәтче, менә дигән стратегик, тирән, көчле, ихтыярлы, әмма шул ук вакытта нечкә күңелле, миһербанлы, ярдәм кулы сузучы кеше. Нык, җимерелми торган дивар кебек, ул үз халкы өчен зур терәк булды, аларның хокукларын яклады, мохтаҗларга булышты...” – дип язды социаль челтәрләрдә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина.

Төмән шәһәр Думасы депутаты, “Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык” Төмән муниципаль унитар предприятиесенең күпьеллык җитәкчесе, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, өлкәнең мактаулы транспорт хезмәткәре, “Дуслык” ордены кавалеры, күренекле җәмәгать эшлеклесе Ришад Зиганшин 1940 елның 15 нче июнендә Төмән районы, Талмы авылында туа. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Төмән шәһәренең 7 нче урта мәктәбендә укуын дәвам итә.

Аннары 1 нче һөнәри училищесына укырга кереп, 1956 елда электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы белгечлеге ала. 1960 елда автомәктәпкә укырга керә, шул ук елны таксомотор паркында машина йөртүче булып эшли башлый. 1961 елда Совет Армиясе сафларына алына, кайткач, 1964 елда 8 нче автотранспорт хуҗалыгына шофер булып урнаша. 1974 елда Төмән урман-техник техникумына, 1978 елда Төмән индустриаль институтының «автотранспорт хуҗалыгы» факультетына читтән торып укырга керә. 1980 елда таксопарк филиалы начальнигы урынбасары итеп билгеләнә. Ә 1982 елдан - 5 нче Төмән автотранспорт предприятиесенең, ә 1987 елдан - “Шәһәрне җыештыру буенча махсус автомобиль хуҗалыгы” оешмасының генераль директоры була. 1989 елда Ришад Сабир улы Төмән шәһәренең Калинин районыннан депутат итеп сайлана. 1999-2018 елларда - Төмән шәһәр Думасы депутаты вазифасын башкара. Актив гражданлык позициясе, максатчанлыгы, кискен мәсьәләләр буенча конкрет чаралар күрә белүе үзенең округы сайлаучыларының хөрмәтен һәм ышанычын казанырга ярдәм итте. 1988 елда Ришад Сабир улы хезмәт ветераны медале белән бүләкләнә. Шулай ук 1998 елгы эш нәтиҗәләре буенча Ришад Сабир улы җитәкләгән «Шәһәрне җыештыру буенча махсус автомобиль хуҗалыгы» Россиядә һәм Төмән өлкәсендә иң яхшы предприятие дип таныла. 1998 елда ирешкән уңышлары өчен Ришад Зиганшин «Россиянең атказанган автомобиль транспорты хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була. Күренекле җәмәгать эшлеклесе буларак, 1999 елдан 2019 елга кадәр ул өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе вазифасын башкарды. Фидакарь хезмәте, Төмән шәһәренең һәм төбәкнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе, милләтләр һәм халыклар арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгытуда зур иҗтимагый эшчәнлек алып баруы, актив гражданлык позициясе өчен ул күп тапкырлар өлкә Губернаторының, шәһәр хакимияте, шәһәр Думасының Мактау кәгазьләре һәм 2011 елда РФ Президенты Указы белән “Дуслык” ордены белән бүләкләнде. Шулай ук Ришад Сабир улы торак-коммуналь комплексны үстерү һәм төзекләндерү буенча, социаль сәясәт буенча даими комиссия рәисе урынбасары булып эшләде. Өйләнгән, ике баласы һәм онык-нәбәрәләре бар.

Ришад Сабир улының гаиләсенең, туганнарының, дусларының, милләттәшләребезнең авыр кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең рухы Аллаһы Тәгалә рәхмәтендә, тар кабере киң, якты, яткан туфрагы йомшак булсын.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Бөтендөнья татар Конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллеге, “Яңарыш” өлкә татар газетасы, “Әдәби Төмән” иҗат түгәрәге, “Дуслык” халык хоры, Люция Хәбибуллина, Хәмдия Кызылбаева һәм Роза Яхина.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836