Материалы

Тырышлар Гала-концертта катнашты

последние и лучшие новости искусства в мире

15-227 март көнне өлкә күләмендә үткән XXX нчы “Таң йолдызы” һәм XI нче “Халык сәнгате” иҗат бәйгеләренең ябылу тантанасы – Гала-концерт булды.

Берничә интерактив мәйданчык оештырылган иде: төйдереп бию, такмаклар әйтү буенча ярышлар, балалар өчен уеннар, татар әдәбияты һәм декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәләре. Быел 4 нче тапкыр «Татар ашлары» бәйгесе үтте.

Концертта барлык районнар сәнгать осталары да катнаша алмады. Чөнки кайберләрендә, пандемия сәбәпле, чикләүләр дәвам итә.

Бәйрәмне ил, халыкара конкурслар лауреаты булган Леонид Беззубов исемендәге өлкә рус халык уен кораллары оркестры башлап җибәрде. Оркестрга кушылып халыкара премияләр лауреаты, Төмән филармониясе җырчысы Эльвира Саниевская җыр башкарды. Аннары да берничә дистә музыка остасы башкорт халык көен, халкыбызның “Ай, былбылым”ын тәкъдим итүен бер тынсыз тыңладык. Шулкадәр күңелне биләп ала үз көйләребез. Танылган музыка остабыз Җәгъфәр абый Касыймов бу оркестрда 3 ел эшләвен сөйләп алды. Тыңлап утырасы гына рәхәт, ә бу көйләрнең уңышлы башкарылуы даими репетицияләргә бәйле, диде ул.

Гала-концертта катнашу да - даими шөгыльләнү нәтиҗәсе шул инде. Әнә сәхнә алдына чыккан өлкәбезнең оста гармун-баян осталары һәркайсы халыкка таныш, һәрберсенең мәдәниятебезне үстерүгә керткән өлеше чиксез.

«Егерме җиденче февральдән алып егерме бишенче мартка кадәр өлкәбездә онлайн hәм оффлайн форматта өлкә хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты ярдәмендә мәдәният көннәре узды. Өлкәбезнең барлык мәдәният учакларында милләтебезнең мәдәни мирасын саклап калу, аны барлау, туплау һәм халыкка җиткерү өчен төрле очрашулар, мастер-класслар оештырылды. Аларның барысын да әзерләүдә Төмән өлкә татар автономиясе, район һәм шәһәр татар автономияләре зур өлеш керттеләр», - дип башлап җибәрде әлеге тантананы алып баручы Гөлфия Бикмуллина. Икенче алып баручы Ринат Гарифуллин җиңүчеләрне һәм катнашучыларны тәбрикләү өчен сәхнәгә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Владислав Черновны, өлкә татар автономиясе председателе Ләйсән Хөрмәтуллинаны, өлкә милли берләшмәләр координацион советы җитәкчесе урынбасары Есенгалий Ибраевны чакырды. Җылы тәбрикләү сүзләреннән соң, чыгышлар башланды.

15-1Иң беренче сәхнә түрен ялуторлылар биләп алды. “Тамаша” (Аслана татар мәдәнияте үзәге, җитәкчесе Ильяс Бакиев) бу юлы “Ай каршылау” фольклор күренешен күрсәтте. Фольклор-этнографик коллектив ел саен һөнәри яктан югары дәрәҗәдәге сценарий тәкъдим итә. Бу юлы да шулай булды: алар чыгышында халкыбызның авыз иҗатының төрле мисалларын табарга була – тизәйткеч, мәкаль, ышанулар, әйтемнәр, ырымнар, мәзәкләр – барысы да әби-бабайлардан ишетеп үскән, барысы да урынлы кулланыла. Коллективка ике яңа кеше кабул ителгән, алар да сынатмыйлар.

Берничә сәгатькә сузылган тамашада өлкәбез үзешчәннәре җыр-биюгә, шигырь сөйләүгә, уен коралларында уйнауга һәвәслекләрен күрсәттеләр. Алар арасында Казанның И.Әүхәдиев исемендәге музыка көллияте студентлары – йолдызчыкларыбыз Айдар Ниязов, Азалия Хәмидуллина, танылган төркемнәребез: “Барбарис” уен кораллары, “Вак бәлеш” фольклор ансамбльләре (җитәкче Ислам Сафин, Төмән татар мәдәният үзәге); “Аккош” бию ансамбле (Екатерина Харламова, Төмән татар мәдәният үзәге); “Әхтәмушки” халык җыр ансамбле (Әхтәм Назыров, “Төзүче” милләтләр мәдәният йорты); “Саз” фольклор-этнографик ансамбле (Екатерина Әхмәтҗанова, Түбән Тәүде районы, Урта Тарман авылы); “Веселинки” хореографик коллективы (Миләүшә Яценович, Аслана татар мәдәнияте үзәге); “Бәйрәм” балалар эстрада вокалы студиясе (Гөлнара Кәримова, Төмән татар мәдәният үзәге), Җәгъфәр Касыймов тагын да күркәм чыгышлары белән сокландырдылар.

Нәни йолдызчыкларыбыз – биюче Артур Вәлиев (Зафура Гыйззәтуллина, Аромаш авылы), җырчы Альберт Колмәмәтов (Тубылның 15 нче мәктәбе), биюче Мәдинә Умарова (Азиза Аугалиева, Төмән шәһәре) турында җылы сүзләр генә әйтәсе килә. Алар шулкадәр җитез, кыю, сәхнәдә үзләрен иркен тоталар, тырышлар.

Беренче генә тапкыр бәйгедә катнашуына карамастан, Радик Камалов (Төмән шәһәре) өлкә күләмендәге концертта чыгыш ясау хокукына ия булган. Ул бабасы – газетабызның актив хәбәрчесе, өлкәбезнең танылган шагыйре Сәхир Хәбибуллин тарафыннан язылган “Ямьле Вагай буйлары” җырын үзе гармунда уйнап башкарды.

15-4Беренче тапкыр үзләрен сынап караучылар, яңа төркемнәр, казах, үзбәк, башкорт, кыргыз ансамбльләре дә бар иде. Әле тагын бер гаҗәеп чыгыш турында язмаганмын икән: Вагай районының Чернаковск авыл мәдәният йорты үзешчәне, анда танылган җырчы Сергей Домнин “Әни, җаным” җырын бер акцентсыз, интонациясен, мәгънәсен туры китереп, чиста татар телендә башкарды. Татарларыбыз арасында да бу кадәр дөрес әйтелешле итеп җырлаучы-сөйләүчеләр күп түгел.

Шулай гөрләтеп ел саен үтә торган татар мәдәнияте көннәре дә тәмамланды. Үзәккә үткән коронавирус чире йогынтысы күп үзгәрешләр кертсә дә, талантларыбыз кимемәгән, һәркайсында искитмәле милли киемнәр аеруча күзгә ташланды. Бу юнәлештә өлкә татар автономиясе күп көч түкте. Сәхнә бизәлеше дә заманнан калышмый. Киләчәктә, гадәттәгечә, мондый дәрәҗәле бәйрәмнәр тамашачы белән шыплап тулган залларда үтәр дигән өметтә калабыз.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума