Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменские депутаты предложили поощрять волонтеров и наставников. Шәһәр Думасы депутаты Евгений Заболотный төмәнлеләрне волонтерлык һәм остазлык өчен аерым хөрмәтләү билгеләре белән бүләкләргә тәкъдим итте. Төмән депутатлары 150 якташыбызның хезмәтен билгеләп үткәннәр. Алар өлкә үзәгендә якташларыбызга ирекле хәрәкәт үсешенә керткән өлешләре, актив волонтерлык эшләре һәм авыр чорда төмәнлеләргә риясыз ярдәм өчен рәхмәт хатлары белән яңа аерымлык билгеләрен булдыруны карыйлар. “Пандемия җәмгыятькә яңа чакырулар алып килде һәм ялгызлык проблемасын ачыклады. Төмәнне волонтерлык хәрәкәте дулкынландырды һәм бүген дә битараф булмаган, фидакарь төмәнлеләр ялгыз гражданнарга бик күп ярдәм итә”, - дип сөйләде Евгений Заболотный.

* * *

Владимир Якушев вручил свидетельства о присвоении президентских грантов тюменским ученым. Төмән өлкәсенең мактаулы дүрт кешесе фәнни инициативаларны гамәлгә ашыру өчен Президент грантын алды. Яшь галимнәргә грантлар бирү турындагы таныклыкларны тапшыру тантанасын 1 апрельдә РФ Президентының Урал федераль округында тулы хокулы вәкиле Владимир Якушев үткәрде. “Россия Президенты грантын алу – зур дәрәҗә һәм олы җаваплылык. Әмма иң мөһиме – сезнең фәнни һәм иҗади потенциалыгызны ачу, алга таба да үз-үзегезне тормышка ашыру өчен ул стимул”, – дип сөйләде вәкил.

* * *

Из Тюменской области 1,5 тысячи срочников пополнят войска в весенний призыв. Төмән өлкәсендә 2021 елның язгы чакырылышына хәрби хезмәткә 1 мең 500 егет чакырыла. Икесе альтернатив гражданлык хезмәтенә китә. Чакырылыш кампаниясе 1 апрельдә старт алды һәм 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Ул санитар нормаларны үтәү белән бара. Барлык чакырылыш пунктлары контактсыз термометрлар, һава рециркуляторлары, шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк. Биналарны даими дезинфекциялиләр һәм җилләтәләр, хәрби хезмәткә алынучы егетләр арасында социаль дистанция тәэмин ителгән.

* * *

Анатолий Карпов подарил школьникам Тюменского района шахматный инвентарь. Төмән районы, Перевалово урта мәктәбенә Россия дәүләт Думасы депутаты, 12 нче дөнья чемпионы Анатолий Карпов шахмат уйнау өчен җиде өстәл бүләк итте. Моннан тыш тагын өч өстәлне шахмат белән мавыгучы күп балалы гаиләләргә тапшырды. Перевалово мәктәбендә башлангыч сыйныфларда гына 200гә якын укучы шахмат белән мавыга. Югары сыйныф укучыларының “Белая ладья” исемле шахмат клублары бар.

* * *

Влияние COVID-19 на сердце и сосуды обсудят на международном конгрессе в Тюмени. 25-27 май көннәрендә Төмәндә “Фәннәр кисешендә кардиология” исемле конгресс үткәреләчәк. Уникаль тикшеренүләрнең беренче нәтиҗәләрен кардиологлар, неврологлар, пульмонологлар һәм нефрологлар составындагы Төмән белгечләре командасы тәкъдим итәчәк. “2020 елның июленнән коронавирустан соңгы масштаблы күп тармаклы тикшеренү алып барабыз. Без COVID-пневмония кичергән пациентларны чакырабыз, өч айдан соң яңа вирусның йөрәккә һәм кан тамырларына йогынты ясавын карыйбыз. Коронавирус бөтен нәрсәгә йогынты ясый һәм тикшеренү авыручыларның тернәкләндерүгә ни дәрәҗәдә мохтаҗ булачагын аңларга ярдәм итәчәк”, – дип сөйләде Төмән кардиология фәнни үзәгенең инструменталь диагностика һәм методлары лабораториясе мөдире Елена Ярославская.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836