Газетага язылу 

Календарь 

Май 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Авылдашларына кадерле ядкарь итеп

последние и лучшие новости искусства в мире

Хөрмәтле авылдашым - бүгенге көндә Төмән районы, Шыкча авылында яшәүче РФнең халык мәгарифе отличнигы, журналист, өлкә себер татар язучылар берлеге әгъзасы, В.Муравленко премиясе лауреаты Әдип Хәким улы Гарифханов чираттагы китабын бүләк иткәч, исемен уку белән, актара ук башладым. Чөнки Әдип абыйның бу 7нче китабы шәхсән авылдашларыма багышланган иде. Исеме ук моны әйтеп тора – «Ләчек. Авылдашларым очерклары». Китапта миңа бары да таныш, бары да кадерле. Бер сүз белән әйткәндә, бу китап - авылым тарихы. Биредә туып-үскәннәр өчен бу китапның мөһимлеген сүз белән генә әйтеп, җиткереп тә булмас. Гәрчә, туып-үскәннәр өчен генәме икән! Каникулларын Ләчек авылында уздырган кызымның китапны кулына алып, беренче биттәге «Шыкча авылында яшим – Ләчегемне сагынам» шигыренең исемен уку белән үк күзләреннән яшьләр атылып чыкты. Мәктәптә татарча укымаган булса да, шигырьне кызыксынып, һәр сүзне күңеленнән үткәреп укыды. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар, «Яңа тормыш» колхозын торгызучылар, балаларга белем биргән укытучылар, балыкчылар бригадасы башлыгы олатабыз Рихан Рыханов турында укып, фотосурәттәге кешеләрне хәзерге оныкларына ошатып таныгач: «Әни, ни өчендер алар миңа барысы да якын, мин аларның барысын да беләм кебек», - диде. Чынлап та, китаптан бөркелеп торган җылылык авторның туган авылына карата олы мәхәббәтен, балачагына, яшьлек елларына, әнисенә, туганнарына сагынуын (еллар узган саен ул сагынуның юксынуга әйләнә барганы), авылдашлары белән горурлануын күрсәтә. Шуңа да укучы күңеленә көчле тәэсир итә ул.

15-31Китап белән танышып чыккач, уйланып озак утырдым. Мүк җиләгенә бай булган баткак сазлар, табан балыклы күлләр, төнбоекларга төренеп гөрләп аккан елгалар артына яшеренеп урнашкан кечкенә генә авылымның нинди бай тарихка ия булуына кабат сокландым. Ничек горурланмыйсың инде! 20 нче гасырда гына 50-60 йортлы бу авылдан күпме күренекле кешеләр чыккан, хәйран калырлык! Ваһап Әхмәтов, Хафиз Гарифхановның укытучылар династиясе, очучылар, галимәләр, шагыйрь-шагыйрәләр һәм башка һөнәр ияләре. Бүгенге көндә өлкәдә күренекле шәхесләр – Россия Федерациясенең атказанган химигы Рият Мөхәмәтшин, музыкант, Төмән өлкәсенең мактаулы мәдәният һәм сәнгать хезмәткәре Тимергали Мирасов, үзләренең матур шигырьләре белән халык күңелен яулаган Фәхриҗамал Утяшева белән Фәрит Ермышев, Фәхриҗамал апаның кызы - филология фәннәре докторы, профессор Гүзәл Фәйзуллина, Төмән өлкәсе янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар ветераннар оешмасы рәисе Әкрам Ибраһимов, Ханты-Манси автономияле округы Думасы рәисе киңәшчесе Илшат Ниязов, Вагай районы мәгариф идарәсе начальнигы Илдар Гайсин, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина һәм Әфган сугышында күрсәткән батырлыгы өчен «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнгән, батырларча һәлак булган Маркс Ниязовның (һ.б.) да нәсел тамырлары Ләчек авылына барып тоташа...

Әдип Хәким улының соңгы 14 ел эчендә дөнья күргән 6 китабына кергән туган авылы, якташлары турында язган һәм авторлар рөхсәте белән бастырылган мәкаләләре тупланып, «Ләчек. Авылдашлар очеркы» исеме белән «Айвекс» реклама-нәшрият үзәгендә 500 данә белән басылып чыкты. Автор-туплаучы китапны бастыруда матди ярдәм күрсәткән фәнни-җитештерү предприятиесенең генераль директоры Булат Хәйруллинга рәхмәтен белдерә. Китапның кереш өлешендә - авыл тарихы, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар турында кызык мәгълүмат бирелгән. Китапның төп өлешендә авылдашлар язмышы һәм төрле еллардагы фотосурәтләр. Икенче бүлектә автор-туплаучы «Яңарыш» газетасында үзе һәм иҗаты турында басылып чыккан мәкаләләрне керткән. Ахырда ул тормыш юлында очраган яхшы күңелле кешеләргә, иҗатташларына, Ләчек авылы халкына, гаиләсенә рәхмәт сүзләрен юллый.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: бу көннәрдә Ләчек авылында узган «Көлцән» бәйрәменә Әдип Хәким улы да гаиләсе белән кайтып, авылдашларына «Ләчек. Авылдашлар очеркы» китабын бүләк итеп өләшкән. Бу шатлыклы хәбәрне безгә Әдибә Рыханова хәбәр итеп, Әдип абыйга бар авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерде һәм аңа изге теләкләрен җиткерүебезне үтенде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836