Газетага язылу 

Календарь 

Май 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Әй, бала! Язмыш сиңа ниләр язганын белмисең дә!

последние и лучшие новости искусства в мире

Валя авырлы икәнен сизә. Ул бик теләп кыз көтә. Бәлки, күкрәк астындагы яткан мәхәббәт җимеше сәламәтлеген ныгытыр... Кыз бала булса, мине карар әле, дип уйлап куана. Рәхим белми дә, сизми дә аның авырга узганын. Ата йөрәге таудан да зур, ана йөрәге диңгездән дә тирән, диләр. Белсә дә, нишләтер иде Рәхим. Табиблар бит кушмаганнар иде хатынына бала табарга. Уллары бар бит. Валя көннән- көн хәлсезләнә башлый. Ир хатынын табиб янына алып баргач кына, авырлы икәнен аңлый. Хатыны шул вакытны мәңгегә түшәккә ята. Икесен дә исән алып калыр өчен, 6 ай тулмаган Наилне табиблар ашыгыч хәлдә якты дөньяга китерәләр. Бала туа һәм анасыннан мәңгегә аерыла. Сабый дүрт көн барокамерада була. Хәле авыр. Җиденче көнне бала клиник үлем кичерә. Белде микән Валя улының исән калганын? Сигезенче көнне бала әкрен генә ашана башлый. Валяның бер Ходайдан сорап ятканы күз алдыма килә: «Йә, Раббым, бәгырь җимешемә гомер бир, баламны кочаклап күкрәк сөтемне имезергә вакыт бир», - дигәне... Юк, ана баласына күкрәк сөтен имезә алмый, хәле бик авыраеп китә. Түшәккә яткан хатынын Рәхим өенә алып кайта, ә яңа гына авыр туган улы балалар йортына билгеләнә. Бу карар иргә җиңел булмый. Өйдә бала, авыру хатын - аларны ничек карармын? Җитлекмәгән баланы врачлар үстерерләр дип уйлады ата кеше. Җиде ел ир Валясын кадерләп карый, зур баласын үстерә, ишек алларын җыештыручы (дворник) булып эшли. Ә улы, сирәк булса да, төшенә кереп куя.

Ә Наил? Гөлфирә әкрен генә Маннур кияүгә эндәшеп куя: «Безгә үстерергә бала алырга кирәк». Компьютерны ачкач, мониторда Наилне күреп ала Гөлфирә. «Маннур, карап кара, бу минем бала икән, балаларыма охшый». Озакламый алар Төмәнгә юлга чыгалар. Наилне беренче мәртәбә күрү белән, Гөлфирәнең йөрәге әллә нишли. Наилгә 2 яшь була. «Улым, гафу ит мине, мин соңлаганмын сине алып кайтырга. Менә бүген сине алырга килдек», - дип баланы кочагына ала. Гаиләнең шатлыгы өйгә генә сыймый ул вакытны. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән ата-ана намазга баса.

Ун ел вакыт үтеп тә китте. Ун ел эчендә Наилгә өч мәртәбә операция ясаталар. Кадер-хөрмәттә, яхшы тәрбия биреп үстерәләр, уллары өчен җан атып яши ата-ана.

Кеше тормышын бернәрсә белән дә бәяләп булмый. Ул бәясез. Беркем дә, бернинди шартларда да аңа кул сузарга, гаепләргә тиеш түгел, дип уйлый ата-ана. Бер көн Гөлфирә улына: «Наил, дөньяда төрле хәлләр була, синең бездән башка тагын әти-әниең бар», - ди. Әйтү генә түгел, күңелендә үз урынын тапкан җимешен чын ата-анасына алып бара ул. Маннуры да бу карарын дөрес дип таба. Наил түшәктә яткан анасының башыннан сыйпый, әтисенең кочагында утырып ала, абыйсы белән уйный... Һәм көтмәгәндә: «Мама, поздно уже, поехали домой», - дип үстергән ата-анасына йөгерә. Хушлашып юлга чыгалар. Бу Наил белән Валяның беренче күрешүе һәм мәңгегә хушлашуы да булган.

Көчле ярату, зур мәхәббәт шундый буладыр инде. Кешелеклелек сыйфаты, мәрхәмәтлелек гаиләдән килә. Сугыш һәм репрессия чорында ятим үскән әти-әнием, кода-кодагыем башкача тәрбия бирә алмаганнар балаларына. Ятим баланың башыннан сыйпасаң да, башта нихәтле чәч бар, шул хәтле савап була, диләр. Ә үстереп, олы тормыш юлына бастырсаң, ничек була икән ул? Аллаһыдан ак бәхетләр генә яусын сезгә, кадерлеләрем Вагаповлар, дип әйтәсе кала.

15-41Сачитә КУЧАРОВА,
Яркәү районы, Тархан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836