Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Татар халкының язгы бәйрәмнәренең берсе – Карга боткасы Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә үтте. Кояшлы, җылы язны себер якларына каргалар алып килә дигәнне балачактан ишетеп үстек. Каргалар безнең якларга кайткан вакытта урамнарда, басуларда кар эри, табигать уяна. Авыл җирендә халкыбыз язгы кыр эшләренә әзерләнә. Элек язгы чәчүләр алдыннан эшләр уңышлы, көзге уңышлар мул булсын өчен халык бәйрәм оештырган, табигатьнең матур җирендә халык җыелып, ботка пешергән, төрле уеннар үткәргәннәр, җырлар җырлаганнар, теләкләр теләгәннәр, бергәләп ботка белән сыйланганнар, кошларга өлеш биргәннәр. Карга боткасы бәйрәмен үткәрүне традициягә кертеп, себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре балаларны бәйрәмнең тарихы, мәгънәсе белән таныштырдылар. Бәйрәм чарасында мәдәният үзәге каршында эшләүче клуб оешмаларында шөгыльләнүче балалар, мәктәп укучылары катнашты. «Хәзинә» фольклор коллективы, «Йолдызлар» вокал ансамбле балалары иҗади номерлары белән сөендерделәр.
Ел фасылы - язны көтеп алган балалар бу темага яңгыраган җырларны җырлап, «Кошлар-каргалар» биюен башкарып бәйрәмгә ямь өстәделәр. «Хәзинә» фольклор коллективы җитәкчесе Римма Баганаева: «Халкыбызның күңелле, язгы бәйрәме Карга боткасында мавыктыргыч уеннар оештырылды. «Әби» һәм «Яз кызы» ролен уйнаучылар балаларны бәйрәмнең мәгънәсе белән таныштырдылар, төрле мәзәкләр сөйләделәр, теләкләр теләделәр. «Яз кызы» уеннар, ярышлар үткәрде. Бәйрәмнең күңелле өлеше - балаларны тәмле ботка белән сыйлау булды. Чара ахырында кунаклар, катнашучылар табын артында аралаштылар, фикерләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм балаларда уңай тәэсирләр калдырды. Яз һәркем өчен уңышлы, бәхетле булсын, дигән теләкләр яңгырады. Балалар мондый күренешләрне кече яшьләреннән белеп үсәләр, табигатькә игътибарлы булырга өйрәнәләр. Халык бәйрәмнәрендә катнашучылар яшьтәшләре һәм олылар белән аралашалар, халкыбызның зирәклеген күрәләр», - дип сөйләде.
Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: бәйрәмдә.