Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Юбилейлы гомер бәйрәмең!

последние и лучшие новости искусства в мире

Әлегә кадәр матур вакыйгаларга бай булган мәктәп тормышы һәрберебезнең хәтерендә.

Горурлык белән искә алабыз, Икенче Вагай урта мәктәбендә үз эшенә бирелгән, тырыш, уңган, булган укытучылар белем биргәннәр. Алар мәктәп данын яклап хезмәт иткәннәр, укучыларга төпле белем биреп, тәрбияләп яңа тормыш юлына озатканнар. Аларны без онытмыйбыз, чөнки кеше гомеренең иң матур мизгеле - балачагы, үсмер еллары мәктәптә уза. Белем ачкычын, тормыш кануннарын укучыга укытучы, мәктәп өйрәтә.

Укытучы хезмәте - сабырлык сорый торган һөнәр һәм зур ихтирамга лаек. Аның төп бурычы - яшь буынга белем бирү генә түгел, алар өчен һәр яктан үрнәк шәхес, алыштыргысыз остаз, психолог, матур эшләр эшләргә рухландыручы булу да.

«Бала чактан укытучы һөнәрен сайладым, беркайчан да үкенмәдем. Минем теләгемне әнием хуплап кына торды, нинди генә авырлыклар күрсә дә, ул безне, сигез баланы укытырга тырышты», - дип искә ала Рауза Алимова.

15-4Укытучы булып эшләргә ул кече яшеннән хыялланган, чөнки ул укытучылар токымыннан, ата-бабалары укытучылар. Тубыл районының Кызылбай авылыннан күчеп килеп, Икенче Вагай авылында Ногмановлар беренче булып мәдрәсә ачканнар. Рауза Зәйнулла кызы һәм аның бертуган апалары - Гайния, Зөһрә, Нәфисә, абые Рисхәт ата-бабаларының сукмагы буенча китәләр - укытучылар.

Рауза Икенче Вагай урта мәктәбен гел «биш»ле билгеләренә укып, аттестат алгач, Тубыл дәүләт педагогия институтына укырга керә. Институтны тәмамлап, «Туган җир, туган нигез, туганнар - бу изге, кадерле нәрсәләрне аңлаткан сүзләрнең мәгънәсен аңлап, Рауза укыган мәктәбенә инглиз теле белгече булып эшләргә кайта.

Озакламый, ерак түгел күрше авыл егете белән танышып, очрашып, гаилә корып яшиләр. Уңган, кешелекле, ярдәмчел Ислам Туктасын улы белән җитәкләшеп, укытучы династиясен дәвам итеп, мәхәббәтләрен саклап тормыш юлыннан баралар.

Мәхәббәт җимешләре – улы белән кызы дөньяга киләләр. Ләкин тормыш без теләгәнчә генә бармый шул. Кемгә нинди язмыш язылганын белмибез.Кинәт, фаҗигале рәвештә, улларын югалталар. Рауза тормыш юлын сынауларсыз үтеп булмавын аңлый, сабыр булып яши.

Кызы Диана бүгенге көндә югары белемле белгеч, кияүгә чыгып Тубыл шәһәрендә яши.

Рауза Зәйнулла кызы сайлаган һөнәренә тугры калып, инглиз телен укытып, туган авылында, укыган мәктәбендә лаеклы ялга чыкканчы озак еллар эшләде.

Мәктәп тормышында эшенә җаваплы карап, тырышып эшләде. Дәресләре төрле формаларда оештырылып, кызыклы әңгәмәләр, мавыктыргыч уеннар белән үрелеп барды. Укыткан укучылары да төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар иде. Укучылары аны бик яраталар. Вакытын кызганмыйча, тәрбия эшләрен дә алып барды. Хәзерге көндә дә ул укучылары белән элемтәдә, алар белән очрашып- күрешеп, аралашып, хатирәләр белән уртаклашып яши.

Хуҗабикә буларак, уңган хатын-кыз, пөхтә, аш-суга оста, киң күңелле, ачык йөзле, кунакчыл. Кайчан гына кермә, өстәл тулы ризыклары, кайнар чәй, ачык йөз белән каршы ала.

Ул авыл тормышында да актив катнаша, оста җырчы, биюче дә әле.

15 апрельдә Рауза Зәйнулла кызына 60 яшь тула. Гомер бәйрәме белән котлап, сәламәтлек, җан тынычлыгы, киләчәктә туганнарының, дусларының, якыннарының игътибарын, мәрхәмәтен тоеп, мул тормышта пар канаты белән яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.

Суфия БАКИЕВА.
Вагай районы, Икенче Вагай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836