Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, үзебезне укыткан укытучыларыбызны искә алып үтәргә булдым. Алар Бөек Ватан сугышы башлануга фронтка китәләр: Габдрахман абый Сафиуллин, Нәҗип абый Ибраһимов, Барый абый Фәхретдинов.
Сабира апа Мавлютова 5 нче класстан алып 8 нче класска кадәр безнең класс җитәкчебез булды. Без, 12 укучы, 8 нче сыйныфны 1969 елда тәмамлап, төрле уку йортларына кердек: Тимерхан Юсупов (вафат), Сәгыйть Зарифуллин (вафат), Маһирә Миңгазиева, Рәмзия Кульметова, Хәлилә Хәмидуллина, Роза Кучумова, Мәрьям Салаватуллина (вафат), Эльза Сафиуллина, Әлфия Фәхретдинова, Мәүлия Кәлимуллина, Наҗия Вәлитова (вафат), Кәримә Замалова.
Апабыз безне класс сәгатьләрендә зурларга һәм кечеләргә рәхимле булырга, машинада тегәргә, бәйләргә өйрәтте. Без үзебезгә бияләйләр бәйләдек, җәй көне мәктәп бакчасында яшелчәләр үстерә идек. Хәзер исән калган классташларым белән сагынып искә алабыз. Укытучыларыбыз безгә тирән белем бирделәр. Аларны без игътибар белән тыңлый идек.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек чорында авыл мәктәбе укытучыларыбыз сугыш ветераннары, ветеран укытучыларыбызны искә алып, башкарган олы хезмәтләренә баш иеп, аларның рухларына дога кылып, садакалар биреп торабыз. Без аларга бик рәхмәтлебез.
Кәримә АБДРАЗАКОВА,
Яркәү районы, Кызылъяр авылы.
Рәсемдә: Кызылъяр мәктәбе укытучылары (фото архивтан алынды).