Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Киндерледә Ураза бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Дөнья мөселманнары Аллаһының рәхмәте белән ай буе ураза тотканнан соң, Рамазан бәйрәменә дә ирештеләр. Ислам диненең терәге, айларның солтаны, гафу һәм барлык гөнаһлардан пакьлану, күңелләрне сафландыру ае булган Рамазан аен һәрберебез зарыгып көтте һәм менә ул инде үтеп тә китте.

Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы мәчетенең янкормасында зур итеп бәйрәм ашы уздырылды. Монда Киндерле, Түбән Тәүде район үзәге, тирә-як татар авыллары мөселманнары җыелды. Мәчет имамы Сәлимҗан хәзрәт Самадов Коръән сурәсеннән өзек, вәгазь сөйләде.

Без аннан ай буена уразада ифтарларга кемнәр йөрүен, материаль ярдәм итүчеләрне сорадык.

15-21

- Мәчеткә олылар да, яшьләр дә, балалар да йөрделәр. Ураза тотучы хатын-кызларның күп булуы шатландырды. Укулар үткәрдек, мәктәп укучылары бик актив катнаштылар.

Спонсорлар эшкуарлар булдылар. Алар Киндерле мәчете рәисе Ринат Насыйров, Ислам Кадыйров, Низам Магомедов, Киндерле егетләре Руслан, Рамил Әхтәриевлар, Дамир Мөхәммәтов. Авыл халкы бик булышты. Ай буена ураза тотучыларны Асия апа Сәйдуллина, Нәркизия апа Әхтәриева, Нурания апа Бакиева ашаттылар. Спонсорларга, шушы апаларга, пылау пешерүчеләргә, камыр ашлары китерүчеләргә зур рәхмәт. Садакалар кабул булсын, - дип сөйләде Сәлимҗан хәзрәт.

Шәүкәт абыйны искә алдылар

Киндерледә туып-үсеп, озак еллар Казанда яшәгән якташыбыз, әдәби премияләр лауреаты, Г. Тукай премиясенә лаек искиткеч талантлы шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның (Сибгатуллин) вафатына да бер ел тулды.

Мәчеткә Яркәү районы, Сәет авылыннан килгән энесе Сәетгали абый, Түбән Тәүде районы, Новоникольск авылында яшәүче сеңелесе Гөлҗиһан, Түбән Тәүдедә гомер итүче шагыйрьнең Илгизәр исемле энесенең тормыш иптәше Оксана, улы Эльман ит, күчтәнәчләр алып килделәр. Алар Шәүкәт абыйның «елына» багышлап Коръән укыттылар, садака тараттылар. Калган азыкларны Киндерле мәктәбе директоры Мөнирә Калиева, ветераннар советы җитәкчесе Фәния Краморова йорт саен йөреп, мәчеткә килә алмаган пенсионерларга, ветераннарга тараттылар. Мәрхүм Шәүкәт абыйның туфрагы җиңел, урынны җәннәттә булсын, барлык садакалар барып ирешсен.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.
Рәсемдә: мәчеттә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836