Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Тубылда - «Зәнкиев укулары»

последние и лучшие новости искусства в мире

РСФСРның атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны, Тубыл шәһәренең атказанган гражданы Якуб ага Зәнкиевкә багышланган конференция Тубыл педагогия институтында үтте.

15-1

Ватанны саклаучылар елына багышланган «Хәзерге мәгариф киңлегендә фән һәм практиканы интеграцияләү: традицияләр һәм инновацияләр» темасына IX Халыкара фәнни-гамәли конференциядә илебезнең төрле өлкәләреннән килгән галимнәр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, әдәбиятчылар, җәмәгать эшлеклеләре катнаштылар. Аларны уку йорты директоры Анна Шипулова, шәһәр башлыгы Петр Вагин, шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Роман Малыгин, шәһәр иҗтимагый Палатасы рәисе Станислав Козлов, Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских, Төмән өлкә татарлары автономиясеннән Данияр Әхмәтов, видеодан махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз (шәһәр себер-татар мәдәният үзәгенең җитәкчесе урынбасары булып эшләгән) Наил Янишев сәламләделәр. Шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич Тубыл шәһәрендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашучы филология фәннәре докторы, профессор Флера Сәйфуллинага, тарих фәннәре докторы, профессор Дамир Исхаковка, филология фәннәре кандидаты Энҗе Кадыйровага Рәхмәт хатлары тапшырды. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Роман Малыгин Россия Федерациясенең Төмән өлкәсе күпмилләтле халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калудагы зур хезмәте өчен Рәхмәт хаты белән филология фәннәре докторы Олег Хисамовны бүләкләде.

Пленар утырышын үзенең чыгышы белән филология фәннәре докторы, профессор Гүзәл Фәйзуллина башлады һәм чараны да оста алып барды. Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать иститутыннан филология фәннәре докторы Олег Хисамовның, Казан (Идел буе) федераль университетыннан килгән профессор Флера Сәйфуллинаның, филология фәннәре докторы Айрат Йосыповның, филология фәннәре кандидаты Энже Кадыйрованың, педагогия фәннәре кандидаты Кадрия Фәтхуллованың, Казахстаннан Шокан Уалиханов исемендәге Кокшетау университетыннан тарих фәннәре докторы Роза Буканованың, Бохара дәүләт университетыннан Аброр Жураевның, Россия фәннәр академиясе Урал бүлегенең Тубылдагы комплекслы фәнни станциясеннән тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның, нефть сәнәгате министрлыгының мактаулы нефтьчесе Нур Зәнкиевнең эчтәлекле чыгышлары яңгырады.

Конференция традицион форматта пленар утырыш һәм секция эшләре белән дәвам итте. Остаханәләрдә Аромаш, Тубыл, Төмән, Яркәү районнары мәктәпләреннән РФнең Мактаулы татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Россия күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган лауреатлар катнаштылар. Алар барысы да диярлек Тубыл педагогия институтының рус–татар бүлегендә белем алган укытучылар. Чара барышында кунаклар һәм катнашучылар игътибарына күргәзмәләр тәкъдим ителде. «Фән һәм педагогик эшчәнлек интеграциясендә филологик тикшеренүләр», «Педагогик остаханә»ләрдә татар халкы өчен мөһим темалар буенча фәнни чыгышлар булды, катнашучылар тәҗрибә белән уртаклаштылар. «Я.К.Зәнкиев кабинеты», «Илһам» дип исемләнгән Асия Закорюкина кураторлыгында сәнгать күргәзмәсе тәкьдим ителде.

«Зәнкиев укулары»на йомгак ясап Гүзәл Җәгъфәр кызы: «Конференциядә Якуб Зәнкиевнең иҗади мирасын өйрәнү темасына, тарихыбызга, туган телебезгә, туган ягыбызга һәм башка мөһим темалар белән бәйле эчтәлекле чыгышлар яңгырады. Узган еллар белән чагыштырганда конференциянең статусы күтәрелә, катнашучыларның саны да елдан-ел арта. Быел «Зәнкиев укулыры»нда катнашучы галимнәребезгә, өлкәбезнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, шәһәр хакимияте вәкилләренә, депутатларыбызга рәхмәтләремне белдерәм. Галимнәребезнең чыгышлары, фикер алышулар уңышлы булды. Биредә әйтелгән теләкләрне, тәкъдимнәрне, конференциядә кабул ителгән карарларны тормышка ашырырга язсын», - диде. Конференция кунаклары Нур Зәнкиев тормыш иптәше Зәкинә Шамил кызы белән: «Конференция эчтәлекле, фәнни, матур чара булып узды. 15 нче мәктәп укучыларының катнашулары, Г.Тукайның «Туган тел» җыры белән башланганы, мәгънәле чыгышлар, әтиебез турында яңгыраган җылы истәлекләр аның иҗаты онытылмаячагын дәлилләде. Без Зәнкиевләр гаиләсе исеменнән барлык катнашучыларга, Тубыл педиституты җитәкчеләренә, шәхсән профессор Гүзәл Фәйзуллинага, филология фәннәре кандидаты Лилия Фәизовага һәм барлык оештыручыларга рәхмәтләребезне юллыйбыз», - диде.

Конференция кысаларында кунаклар Тубыл шәһәренең 15 нче этномәдәни мәктәбендә булдылар. Монда аларны мәктәп директоры Әлфия Петухова, укытучылар коллективы җылы каршы алдылар. Бу мәктәп этномәдәни компонентлы мәктәпләр арасында уңышлы уку йортларының берсе булып санала. Мәктәп күп еллар тыгыз элемтәдә рус-татар бүлеге белән эшләде. Конференциядә катнашучылар игътибарына мәктәп буенча һәм мондагы өлкә мәгариф музеена экскурсия оештырылды. Чара себер-татар мәдәният үзәгендә узган «Тәрәзәмә шакый назлы яз» дигән матур концерт программасы белән йомгакланды.

Концерт барышында «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле җитәкчесе Роза Яхинага Дамир Исхаков Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесен тапшырды. Матур эчтәлекле концерт җылы тәэсирләр калдырып, тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836