Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл районы, Хан авылында (юрты Араповские) туган, бүгенге көндә Ябалак авылында яшәүче хөрмәтле ветеран укытучы Маркизә Нәбиева күп еллар ветераннар советында эшли, авыл советы депутаты булып сайлана, «Иртеш моңнары» ансамблен җитәкли. Маркизә апа күп еллар инде намазга басып, күңел тынычлыгын тапкан изге җанлы кеше. Аның турында РФнең атказанган укытучысы Хәмидә апа Речебакиева: «Маркизә Хөтчәт кызы безнең укучыбыз иде, аннары коллегабыз булды.
Ул Хуҗайлан мәктәбен тәмамлап, Тубыл педучилищесында башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен алды. Аның абыйсы, килене дә укытучы һөнәрен сайладылар. Маркизә Хөтчәт кызы кече яшеннән тырыш, әнисенә ярдәмчел булып үсте. Якташларына бик мәрхәмәтле, ихлас күңелле, игелекле булды. Гомерен укучыларга белем, тәрбия бирүгә багышлады, хезмәт юлында уңышларга иреште, укучыларының күңелләренә ачкыч таба белде», - дип теләкләрен юллады.
Маркизә апа педучилищены тәмамлап, юллама буенча Подбугоринский башлангыч мәктәбендә хезмәт юлын башлый. Укучылар яшәгән интернатта тәрбияче, аннары өлкән тәрбияче булып эшли. Хезмәтенә җаваплы караган өлкән тәрбиячене мәктәп директоры итеп билгелиләр һәм мәктәп ябылганчы монда ул җитәкче була. Тормышка чыгып ике ул, бер кыз үстерә, аларга белем, яхшы тәрбия бирә. Маркизә апа үзенең хезмәт юлы турында: «Мин укыткан мәктәпләрдә төрле милләт балалары укыдылар. Алар тырыш, белемгә омтылган, ихлас күңелле, тату булып үскән авыл балалары иде. Бүгенге көндә дә укучыларым хәлемне белешеп торалар. Берничә ел эшләгәннән соң, мин Тубыл пединститутын читтән торып укып, химия-биология факультетын тәмамладым», - дип әңгәмәбезне дәвам итте. Аннары ул Преображенка башлангыч мәктәбендә мөдир вазифасын башкарып, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып 15 ел эшли. Авыл мәктәбе зур белем учагы булып тора, анда күптөрле тәрбияви чаралар үткәрелә, ата-аналар белән эш алып барыла. Соңгы елларда Ябалак мәктәбендә директор булып эшли. Маркизә апа тырыш, фидакарь хезмәте белән авылдашлары, ата-аналар арасында хөрмәт казанган кеше. «Россиянең мактаулы укытучысы» исеменә ия булган укытучы эшләгән дәверендә күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Бу көннәрдә Маркизә Нәбиевага юбилее уңаеннан, Төмән өлкәсе хезмәт ветераннары оешмасыннан «Актив тормыш позициясе өчен» медале тапшырылды. Ябалак авылында яшь буын өчен ул бүген дә туган илебезнең чын патриоты, актив тормыш позициясе үрнәге булып гомер итә.
Римма УМИТБАЕВА.