Казанда Бөтенроссия туган тел укытучылары конкурсы узды.
Бу көннәрдә Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәптә илебезнең иң көчле педагоглары җыелды.
Конкурста төрле төбәкләрдән килгән укытучылар катнашты: татар, рус, чуваш, удмурт, мари һәм мордва телләрен укытучылар бер мәйданда очрашты. Бу — тәҗрибә уртаклашу, бер-береңнән өйрәнү һәм илебезнең тел байлыгын саклау өчен бик мөһим очрашу булды.

Ике көн дәвамында катнашучылар мастер-класслар үткәрде, проектларын тәкъдим итте һәм түгәрәк өстәлләрдә фикер алышты. Һәр чыгыш — ул тәҗрибә генә түгел, ә укытучы йөрәге, балаларга мәхәббәт һәм үз эшенә тугрылык иде.
Безнең өчен аеруча зур горурлык - Айгөл Зөлбохарованың җиңүе! Ул Төмән өлкәсен лаеклы тәкъдим итеп, «Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә җиңүче булды.
Бу конкурс тагын бер кат туган тел - ул тамырлар, хәтер һәм киләчәк икәнлеген күрсәтте. Ә аны саклаучылар - чын илһам бирүчеләр.
Фиала ВӘЛИЕВА, Төмән округы, Муллаш авылы.