Апрель 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Әфганстандага ике ел сугыш вакытында запастагы подполковник Рәүф Садыйков 200дән артык минаны тапкан һәм юк иткән. Ә МХО зонасында алты ай эчендә генә аннан да күбрәк.
Гаилә традициясе
Рәүф хәрби булырга 1942 елда Төмән хәрби пехота училищесын тәмамлаганнан соң, ике ел Бөек Ватан сугышы фронтларында ил өчен көрәшкән әтисе үрнәгендә карар кыла. Традицияне дәвам итеп, ул 1979 елда ТВВИКУга укырга керә һәм дүрт елдан соң, чыгарылыш алдыннан, мандат комиссиясендә аны инде өченче ел сугыш барган Әфганстанга җибәрүне сорый. Ләкин яшь лейтенантның омтылышларына карамастан, аңа хезмәтне Ерак Көнчыгышта башларга туры килә. Ул вакытта күп кенә офицерлар взвод һәм рота командирларыннан Әфганстанга үз ирекләре белән китәләр, ә кайберләре хәтта үз командованиесеннән командировканы тагын бер-ике елга озайтырга сорыйлар. Әфганстанга китәр алдыннан Рәүф Әрмәнстанда тауда әзерлек узган.
Досье
Рәүф Садыйков ТВВИКУны тәмамлый. Әфганстанда ул кул астындагылар белән бергә кәрван сукмакларын миналый, эчәр су чыганакларын эзли һәм безнең гаскәрләрнең алга бара торган юлларын разведкалый. 1985 елның ноябрендә дошманнарның зур базасын алуда катнаша. Нангархар провинциясендә өч көн авыр сугышларда ул сугышчылар белән бергә 12 чакрым катлаулы миналы территорияне тикшерә һәм уза алган. 1987 елның җәендә хәрәкәтне тәэмин итү отрядында ул үзе артыннан 300 чакрымда Таҗикстан белән Кытай арасындагы тар тау юлы буйлап бронетехника колоннасын үткәрә.
Сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Рәүф Садыйков Кызыл Йолдыз ордены һәм III дәрәҗә «Кораллы Көчләрдә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены белән бүләкләнә.
Әфганстаннан соң ул Ерак Көнчыгышта хезмәтен дәвам итә, Әрмәнстанның Спитак шәһәрендә җир тетрәү нәтиҗәләрен бетерә, гаскәрләрнең Көнбатыш төркемендә (Германия) хезмәт итә, 1999 елда подполковник дәрәҗәсендә запаска китә һәм Төмәнгә кайта, анда егерме елдан артык суд приставлары хезмәтенең төбәк идарәсендә эшли. 2022 елның июнь башында отставкага чыга.
«Гуманитарка»дан МХОга юл
Аның улы Ильяс Тамань дивизиясенең беренче Севастополь полкында хезмәт итә һәм, контрактка кул куеп, МХО катнашучысы була. Разведротада снайпер булган, ә 2022 елның март ахырында әтисеннән кирәкле материаллар һәм кием-салым җибәрүен сораган. Сугышчыларга мотопычкылар, кыр хәрби формасы, комбинезоннар, урын-җир һәм эчке киемнәр кирәк була.
2022 елдан 2023 елга кадәр Рәүф үзе һәм «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасы активистлары белән гуманитар ярдәм җыя һәм өч тапкыр Донбасста була, ә 2025 елның мартында үзе махсус хәрби операциягә барырга карар кыла. Донбасста хезмәт иткән дуслары үзләре белән чакыралар. Алар сүзләренчә, анда саперлар өчен эш диңгез кебек. Торак пунктлардан чигенгәндә, алардан чыгарылган нацистлар бөтен округны миналыйлар.
Кем белән сугышабыз
Узган елның мартыннан сентябренә кадәр Рәүф Әюп улы ут астында Херсон өлкәсендә эшли. Аның бурычы - саперлар тапкан табышны идентификацияләү. Табылган миналарны аның группасы нигездә ясалма зарядлар белән юк итә. Аның «гуманитар миналардан арындыру төркеме» егетләре җирлекне шартлау куркынычы булган әйберләрдән чистарткан арада, икенчеләре күкне саклый һәм дошман дроннарын ата.
Безнең герой сүзләренчә, дошман хәйләкәр һәм яхшы әзерләнгән. Аның сапер эше буенча инструкторлары - нигездә Канададан, профессиональ хәрбиләр. Таркатылган Каменец-Подольск хәрби училищесы базасында төзелгән хәрби-инженерлык мәктәбендә алар саперларның сержантлар составын әзерлиләр. Ә офицерларны - АКШ, Канада һәм Европа дәүләтләрендә, анда аларга Россиягә карата тагын да көчлерәк нәфрәт тәрбияләгәннәр. БМО «тынычлык урнаштыру көчләре» кысаларында украиналылар америкалылар күзәтүе астында Гыйракта, Әфганстанда хәрби тәҗрибә туплаганнар һәм берничә ел эчендә диярлек «тешләрен үткенләргә» өлгергәннәр.
Донбасстагы сугыш хәрәкәтләре интенсивлыгы һәм ут көчен куллану буенча Әфганстандагы сугыштан нык аерыла. Әфганстанда, Чечняда һәм Сириядә булган кебек бандформированиеләр артыннан куып йөрү бер эш, ә монда – нинди генә булмасын, әмма регуляр армиягә каршы сугышу. Җитмәсә әле Көнбатышның финанс һәм хәрби ярдәме белән.
- Хәл бик катлаулы булды. Без мактаулы «Джевелиннарга» 2023 ел башына гына каршы торырга өйрәндек. Танклар һәм башнялар бронен запас тракалар белән каплый башладылар, ә аннары бронетехника өстенә үрелгән корыч трослардан «мангаллар» һәм «керпеләр» урнаштырырга җайлаштылар, КамАЗларга исә төзелеш материаллары астына куела торган агач аслыклар элделәр, - дип искә ала Рәүф Әюпович.
Коточкыч юылган (промытые) баш мие
Ул раславынча, без безнең кебек үк славяннар белән сугышабыз, тик алар башкача фикер йөртәләр. Алар уйлап табучан һәм русча уйлыйлар. Мәсәлән, Мариуполь «Азов»ы (РФда тыелган) 85% ка украинча бөтенләй сөйләшмәгән рус телле боевиклардан торган.
Ә укронацистлар үз балаларын русларга каршы тәрбиялиләр. Яраланган карт бандеровецны Израильгә дәваланырга алып килүләренең көлке очрагы турында сөйләделәр. Аны Украинада үскән шәфкать туташы караган. Тегесе украин телендә бер генә сүз дә әйтмәгән, һәм кыз аны җибәрелгән рус шпионы дип уйлап, аңа әләк язган, - дип сөйли Садыйков.
Үзгәрешсез система
Дошман даими камилләшә, ләкин миналарны шартлату системасы үзгәрешсез кала - ике ярымүткәргечнең ялгануы. Җирдә табылган табигый булмаган предметлар куркыныч астында. Хәтта җирдән чыгып торган гади аш чәнечкесе дә мәкерле мина булырга мөмкин.
Донбасста килүче кешедән хәтта биш-алты метр ераклыкта шартлый торган чит ил миналары - тозаклар күп. Бу очракта заряд хәрәкәт датчигына эшли, ләкин авыр техника хәрәкәт иткәндә грунт тетрәүдән шартлый торган сейсмодатчиклы миналар да, шулай ук өй лифтындагы кебек максатлы датчиклылары да бар. Сугышчы күзгә күренми торган нурлар юнәлешенә эләгү белән, мина контактлары ялгана һәм шартлау ишетелә.
Саклаучы фәрештә
- Миналарны эзләргә безгә җылылык визоры һәм төнге күрү приборы булган «Мавик» мини-дроны булыша. Ул саперларның чын ярдәмчесе һәм саклаучы фәрештәсе. Урынны чистартуга киткәндә, без аңа куәтле магнит яки алюминий фольгасыннан тасма элдек һәм бирелгән юнәлештә җибәрдек. Җир өстеннән түбән очып, дрон пехотага каршы хәрәкәткә куелган миналарны үз-үзен шартлатуга китерә, - дип сөйли ветеран.
Кызыклы ысул белән саперлар тепловизорлы «Мавик» ярдәмендә яхшылап маскировкаланган металл миналарны да исәпләп чыгаралар. Алар көн буена җылыналар һәм хәтта кич белән дә җылылык чыгаралар, шул җылылыктан аларны безнең дрон танып ала. Иртән үк җир өслеге җылына, ә миналар әлегә салкын булып калалар һәм шул ук схема буенча, ләкин җылынган җир фонында табылалар. Ләкин аннары дошман миналарны азык-төлек өчен ясалган пластик термопакетларга яшерергә һәм туфрак сибәргә өйрәнде.
Рәүф Әюп улы Көнбатышның барлык тырышлыкларына карамастан, без Украинадагы неофашизмны бетерәчәкбез һәм җиңү, һичшиксез, безнең кулда булачак, дип исәпли.
«Тюменская область сегодня».
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).