Апрель 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән шәһәренең 9 нчы мәктәбенең тиздән булачак юбилеена әзерлек уңаеннан оештыручылар нәкъ шундый бурыч куйганнар. Мәктәп борынгы Яңавыл районында урнашкан. Монда 35 милләт вәкиле белем ала. Һәм бу районда элек-электән күпчелеге татарлар гомер итүе билгеле. Димәк, мәктәп тарихында да татарларның эзе аз түгел. Шул тарихи истәлекләрне барлап Яңавыл төбәге тарихын өйрәнүче, себердәге татарлар тормышы белән таныштыручы, татар аш-сулары буенча мастер-класслар оештыручы һәм башка күп төрле вазифалар алып баручы Әлмирә Гомәрова 2019 елда ук мәктәп ишегалдында төбәкнең тарихы аллеясын ачуда әйдәп йөрде. Аннары мәктәп тарихы турында стенд урнаштырылды. 2025 елда сугышчан дан экспозициясе ачылды. Шул елның көзендә аллеяның икенче ягында Яңавылга нигез салучы Шаба Сәитовка һәм аның токымнарына багышланган эчтәлекле стендлар урын алдылар.
Һәм менә инде изге Ураза бәйрәме көнендә мәктәпнең икенче катында коридорда бай экспонатлы Әлмирә Азат кызының үзе һәм ярдәмчеләре тарафыннан әзерләнгән «Бохарлылар йорты күренеше» белән танышырга бу белем йортында эшләгән педагоглар, аларның бала-оныклары, элекке һәм бүгенге укучылар җыелдылар. Шулай ук мәктәпнең мәгариф тарихы белән бәйле стендларның ачылуы да ямь генә өстәде.

«Без бик мөһим вакыйгада катнаштык!
9 нчы мәктәптә ике экспозиция ачылды. Бу музей почмаклары гына түгел. Бу тере мохит, анда тарих параграф булудан туктый һәм сулый башлый.
Гаҗәеп Әлмирә ханым ярдәмендә бу кичтә аеруча атмосфера хөкем сөрде. Ул бохаралыларның тугызынчы буын токымы. Аның тавышы, көнкүреш нечкәлекләре, шул җылылык аша тулы бер мәдәният катламы ачыла.
Ачылышта мәктәп директоры Ольга Алексеевна бик төгәл әйтте: «Балаларны туган якны өйрәнүгә җәлеп итү - аларга йөрәкне тамырлар белән бәйли торган күзгә күренми торган җеп бирү дигән сүз».
Мондый проектлар - тәңгәллекне формалаштыру. Бу соңыннан үз тарихыннан китми, ә аны үстерә торган кешеләр турында. Гаҗәп формат, атмосфера һәм шәхес аша мәдәниятне тере, үзенә тарта торган һәм чын итеп ясарга мөмкин.
9 нчы мәктәпкә бәхет елмайды. Монда укыту гына түгел, тамырлар белән бәйләнеш формалаштыру бәхете елмайды», - дип язып чыкты үзенең «Вконтакте»дагы битендә шәһәрнең танылган экскурсияләр алып баручысы Оксана Котельникова.
Чынлап та, бу районда Әлмирә ханым кебек туган ягы тарихына битараф булмаган, аны өйрәнгән саен үзендә көч арта баруын сизгән, яңа идеяләр белән баеган һәм янәшәсендә үзе кебек энтузиастлар булуы белән бәхет елмайды. Ә мәктәпкә бу бүләкне хуш күреп кабул итәсе генә калды. Директор Ольга Лекарева беренче директорның оныгы Әлмирә Гомәровага «Рәхмәт хаты» тапшырды һәм алар бергәләшеп кызыл тасманы кистеләр.
Укучылар һәм бу экспозицияләр белән танышучылар затлы бизәлештәге бу стенд, күренешләрне озак өйрәнерләр әле, алар ярдәмендә фәнни тикшеренү эшләре алып барырлар, киләчәктә төбәк тарихын барлауга үзләре дә өлеш кертерләр.
Әлегә оештыручылар тарихка бәйләнешле экспонатлар белән ярдәм итүне сорадылар. Алга таба кем өчендер кадерле булган әйберләрне сакларга сүз бирделәр.
Ә Әлмирә ханым һәм ярдәмчеләре тарафыннан ясалган сәке, өстәл, ремонтланган сандыклар, чистартылган, буялган экспонатлар, борынгы тәрәзә рамнарына, архивларда табылган материалларга карап монда яшәгән татарлар турында чиксез бай мәгълүмат алырга була.
«Мәктәп-музей» проекты тарихи хәтерне саклау аша буыннарны берләштереп, үткән һәм бүгенге арасында элемтә булдыруны җиңеләйтү максатын куя. Һәм бу зур юлның башы гына әле. Киләсе экспозицияләр проектларын әзерләү дәвам итә. Ә алар Себердә барлыкка килүләренә бохаралылар катнашы булган кәсепләргә багышланачак.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: Әлмирә Гомәрова экспозицияләр белән таныштыра.