Апрель 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә себер татарларының язгы матур «Әмәл» бәйрәме күңелле узды. Бу - яз, яңа ел башы, табигать уяну бәйрәме. Бу безнең традицион бәйрәмебез, ул безгә буыннан-буынга тапшырылып килә.
Татар мәдәният үзәгенә төрле халык вәкилләре: үзбәкләр, казахлар, кыргызлар, таҗиклар, төрекмәннәр, азәрбайҗаннар, руслар, татарлар җыелган. Менә шулай халыклар дуслыгы, аларның бердәмлеге чынбарлыкта күренә.
Ишек төбендә үк кунакларны «Пышны» коллективы гармунчылары дәртле бию көйләре белән каршы алдылар. Икенче катта мастер-класслар өчен өстәлләр урнаштырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, рәсем ясауда һәм тегүдә үзләрен сынап карарга теләүчеләр күрсәтелгән вакыттан күпкә иртәрәк килә башлады. Беренче катта Камин залында теләүчеләр милли татар ашлары белән таныштылар.

Концерт Россия гимны һәм «Әпипә» балалар коллективы чыгышы белән башланып китте. Аннары өлкә себер татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе буларак барысын да төрки телле халыклар өчен уртак булган «Әмәл» яки Нәүрүз бәйрәме белән котлап киттем.
Үзәк һәм «Төзүче» мәдәният йорты бию коллективлары, милли җыр башкаручыларның ялгыз чыгышлары булды. Алып баручы балалар һәм өлкәннәр өчен конкурслар үткәрелде, татлы бүләкләр таратылды. Концерт «Чимги-тура» коллективы чыгышы белән тәмамланды.
Коллективлар, башкаручылар һәм катнашучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Зал тулы иде, тамашачылар чыгышларны җылы каршы алдылар, кул чаптылар, биеделәр. Әлбәттә, азакта барысы да Камин залына төшә һәм милли ризыклардан авыз итә һәм, гадәттәгечә, чәй эчә ала иде. Чөнки бу бәйрәм төркичә кунакчыллыкны, сыйлауны, тәм-томнар өләшүне күздә тота. Кунаклар һәм катнашучылар бик күп җылы сүзләр, сокланулы фикерләр әйттеләр.
Шулай ук әлеге чараны уздыруга һәм аңа финанс ярдәме күрсәтүгә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә.
Фәүсия МАРГАНОВА, Төмән шәһәре.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).
Рәсемдә: бәйрәмдә.