#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әфганстан – хәтер һәм йөрәк ярабыз

последние и лучшие новости искусства в мире

16-1Әфганстан чиген соңгы совет сугышчысы атлап чыкканга 15 февральдә 28 ел булды. 9 ел да 1 ай һәм 19 көнгә сузылган бу сугышның тукталган көнен - ветеран әфганчыларны хөрмәтләү һәм һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны искә алу, Хәтер көне дип билгеләнде. Еллар үтүгә карамастан, тормыш тәмен татып та өлгермәгән яшь егетләребезнең гомерләрен, сәламәтлекләрен алган әлеге сугыш халык күңелендә мәңгегә сакланыр...

 “Бу сугыш безнең поселогыбызны да читләтеп үтмәде”, - дип сүзен башлады Вагай районы, Заречный урта мәктәбенең математика фәннәре укытучысы Маргарита Рәфис кызы Ниязова. – Әлеге канэчкеч сугышта 4 авылдашыбыз катнашып, Маркс Ниязов белән Владимир Турунов Әфган җирендә батырларча һәлак булдылар.

Өченче егетебез туган йортына кайткач йөрәк әрнүләре, җан-тән җәрәхәтләренә түзә алмыйча якты дөнья белән саубуллашты. Авылдашларыбызның күрсәткән батырлыклары турында киләчәк буын белсен, аларны онытылмасыннар, тынычлыкның кадерен белсеннәр өчен мәктәп музеенда локаль сугышларда һәлак булган егетләребезгә багышланган стенд ясалган. Биредә укучыларны патриотик рухта тәрбияләү, туган якны өйрәнү темаларына төрле чаралар үткәрелә. Физика фәне укытучысы М.Касыймов баскетбол уены буенча “Маркс Ниязов кубогы”на мәктәп, аннары район күләмендә ярышлар оештыра”,  - дип сөйләде ул.

Маркс Сибгать улы 1962 елның 8 июлендә Байкал районы (хәзерге Тубыл районы) Ләчек авылында 4 балалы гаиләдә иң зурлары булып дөньяга килә. 1967 елда Ниязовлар гаиләсе Вагай районында яңа төзелә башлаган нефтьчеләр поселогы Заречныйга күчәләр. 1978 елда Маркс 8 сыйныфны тәмамлап, Сумкино елга училищесына укырга керә. Кулына рулевой-моторист таныклыгын алгач, ул ике мәртәбә ОТ-2036 һәм Омск-19 буксирлы пароходларында Иртеш елгасы буйлап навигациягә бара. 1982 елның 30 апрелендә ул армия сафына алына, ә ноябрь аенда сержант Ниязов Әфганстанга җибәрелә.

Маргарита Рәфис кызы сүзен дәвам итеп:

16-2- Үткән елның июль аенда Сумкино елга училищесын тәмамлаучылар “Хәрби туганлык” оешмасы белән берлектә 3 укучы -  сугышчы-интернационалист хөрмәтенә училище территориясендә мемориаль такта ачтылар. Аларның берсе авылдашыбыз Маркс Ниязовка багышланган иде. Быел “Хәрби туганлык” оешмасы шундый ук тактаны авыл мәктәп бакчасында ачарга тәкъдим ясады. 1984 елда хәрби комиссариат тарафыннан Маркс Сибгать улы каберенә “Ватан каршындагы изге бурычын үтәгәндә һәлак булды” дип язылган һәйкәл куелган була. Кызганычка каршы, исемендә хата җибәреп “Марж” дип язганнар. Менә шул һәйкәл 33 ел беркемгә кирәк булмаган сугышка шаһит булып тора инде”, - дип сөйләде. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836