Апрель 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
19 апрель көнне “Илһам” яшь инвалидлар төбәк иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре Төмән районы, Муллаш мәктәбенең 5-7 сыйныф укучылары белән очрашып, инклюзив белем бирү, ягъни мөмкинлкләре чикләнгән малай-кызларны сәламәт яшьтәшләре белән бергә укыту темасына дәрес уздырдылар. Бу турында безгә “Илһам” оешмасы рәисе Тимур Нигъмәтуллин хәбәр итте. Аның әйтүенчә, өлкә иҗтимагый палатасы һәм “Альянс СО НКО” оешмасы оештыруында шундый ук дәресләр районның 20 мәктәбендә үткәрелгән һәм киләчәктә район үзәгеннән еракта урнашкан авыл мәктәпләренә чыгарга планлаштыралар.
Муллаш мәктәбендә үткән дәрестә оештыручылар сәламәтлекләре чикле булган балалар тормышы турында сөйләделәр, видеоролик карап, рәсемнәр ясадылар. Дәрес ахырында укучылар күзләрен бәйләгән килеш кул таягына таянып йөреп, кичергән тойгы-хисләре белән бүлештеләр. Т.Нигъмәтуллин әйтүенчә, мондый дәресләр укучыларны миһербанлы, түземле, ярдәмчел булырга өйрәтә. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).
Рәүфә КАНГАЗИНА.