#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татар халкының киләчәген уйлап

последние и лучшие новости искусства в мире

16-20Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләрдә белем алучы укучылар һәм студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиада уздырылды. Анда татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән төбәкләрдәге олимпиадаларның йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар, Интернет аша тест узу нәтиҗәләре буенча йомгаклау турына сайлап алынган чит ил укучылары һәм студентлары, РФсе субъектларының якшәмбе мәктәпләрендә белем алучы укучылар, югары һәм урта белем бирү оешмаларында белем алучы студентлар чакырылды. Россия төбәкләреннән һәм 13 чит илдән 600ләгән татар телен яратучы Казанга җыелды. Чит илләрдән килүчеләр арасында башка милләт вәкилләре дә бар иде. Интернет аша читтән торып үткән турда 15000 кеше катнашкан.

Төмән өлкәсеннән 7 укучы бәйгенең финал өлешендә көчен сынады. Аларның берсе – Ялутор районының Исәт мәктәбе укучысы (укытучысы Фирдәүс Сәфәрова) 2 урынга лаек булды һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Ә Япония кызы Накамура Мидзуки белән Саба районы Эзмә мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Ризәлә Йосыпова олимпиаданың Гран-при ияләре булдылар. Накамураның әбисе татар булганга, бу матур телне өйрәнү теләге бик көчле була анда.

Өлкәбез вәкилләрен алып барган Төмән районы, Шыкча мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Муллачанова белән Вагай районы, Юрмы мәктәбе мөдире һәм туган тел укытучысы Гүзәл Гайсина укучыларның нык әзерләнеп баруларын, милли киемнәрдә иҗади турда чыгыш ясауларын сөйләп киттеләр.

Халыкара олимпиада югары рухта, оешкан төстә үтте. Ул халкыбызны берләштерүдә, саклауда зур этәргеч булып тора.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836