#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр форумы

последние и лучшие новости искусства в мире

16-13-4 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә танылган галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре инициативасы, Бөтендөнья татар конгрессы оештыруында II Бөтендөнья татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр форумы үтте.

Әлеге форумның максаты: танылган галим һәм белгечләр, туган якны өйрәнүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, хакимият органнары вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм кызыксынган даирәләрнең гамәли эшчәнлеген берләштерү; татар халкының тарихи-мәдәни мирасын куллану, аны өйрәнү һәм саклау, шулай ук илебездәге татар авылларының, барлык торак пунктларының тарихын язу, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне һәм рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, барлык татар милләте вәкилләрен берләштерү, милли үзаңны тәрбияләү.

Форум эшендә Татарстан Республикасының барлык районнары һәм шәһәрләреннән, РФнең 35 төбәгеннән 380нән артык вәкил катнашты. Шул исәптә Төмән өлкәсеннән 7 кешедән торган делегация әгъзалары (рәсемдә) тарих фәннәре кандидаты, Төмән өлкәсенең татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы рәисе Зәйтүнә Тычинских җитәкчелегендә катнашып кайтты: Тубыл шәһәреннән Татарстан Республикасының журналистлар союзы әгъзасы, “Россия патриоты” медале белән бүләкләнгән, Россия Федерациясе мәдәният министрлыгының мактау таныклыгына лаек булган хезмәт ветераны, 15нче мәктәпнең бердәнбер милли музее мөдире Равилә Кутумова, себер татар киемнәрен өйрәнүче һәм тегүче, күн эшләре остасы үзенең эшләре күргәзмәсе белән Шәйдулла Хәмидуллин, замана проблемаларына битараф булмаган, өлкә газетабыз “Яңарыш”ның дусты, РФнең атказанган укытучысы, хезмәт ветераны - әлеге мәкаләнең авторы булдык.

Төмәннән – тарих фәннәре кандидаты, төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең берсе Гөлүсә Зиннәтуллина, Ямбай авылы музее җитәкчесе Венера Латыйпова һәм тарихчы, төбәк тарихын өйрәнүче, эпиграфик һәм тарихи мәдәни һәйкәлләрне өйрәнүче Ришат Рәхимов.

“Музейум Студия”се җитәкчесе. Р.Рәхимов пленар утырышта чыгыш ясап (астаналар, изгеләр яткан урыннар турында) күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

В.Латыйпова Ямбай авылы музее, меценат Н.К.Сәйдуков һәи башка кызыклы мәгълүматлары белән чыгыш ясады. Ә Шәйдулла Әнвәр улының кул эшләре күргәзмәсен карап, бу кул эшләре генә түгел дип, хәтта экспертиза да үткәрүчеләр һәм бары тик кул эшләре булуына инанучылар, гаҗәпләнүчеләр аз булмады.

Безне иң куандырганы - Равилә Кутумованың пленар утырышта президиумга сайланып, Татарстан президенты Рөстәм Миннехановның Рәхмәт сүзе белән бүләкләнүе булды. Равилә ханымны котлап, киләчәк тормышында һәм эшендә уңышлар телибез.

Форумда катнашучылар пленар утырыш һәм түгәрәк өстәл барышында әйтелгән төп фикерләргә таянып, киләчәктә бу эшне оештыру һәм алып бару буенча күп тәкъдимнәр белән чыктылар. Монысы инде киләчәккә эш, эзләнүләр, булганын системага салу, гомумән, халыкка, яшь буынга җиткерү өстендә эшләргә кирәк дип кабул итәргәдер.

16-13Йомгак итеп шуны әйтәсе килә: җыенны әзерләүдә һәм үткәрүдә эшчәнлекләре өчен оештыру комитеты әгъзаларына, җитәкчеләргә, Бөтендөнья татар Конгрессына зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Төмәнлеләр үзебезнең өлкә татар Конгрессына, Казанда безне каршы алып, “Татарстан” кунакханәсендә урнаштырып, форум тәмам булгач озатып калучы, тынгысыз җан, себер татарларының дусты, дисәм дә ялгыш булмас, тарих фәннәре докторы, профессор Дамир Исхаковка, себер кызы Мөнирә Сагидуллинага һәм, яшь булуына карамастан, Төмән вәкилләре турында кайгыртып йөрүче оештыручыбыз Зәйтүнә Әптрәшит кызына рәхмәтләребезне юллыйбыз. Барысына да Аллаһы рәхмәте төшүен теләп делегация әгъзасы

Рәшидә БАКИЕВА, Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836