Материалы

“Әдәби Төмән”гә җыелдык

последние и лучшие новости искусства в мире

16-16“Яңарыш” редакциясендәге “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсенең чиратттагы утырышы апрель аенда туган күренекле шәхесләребез бөек шагыйрь Габдулла Тукайга, Якуб Зәнкиевка, май аенда туган Булат Сөләймановка, бу айда арабыздан киткән кадерле редакторыбыз Азат Сәгыйтовка багышланды. Утырышта иҗат әһелләре, берләшмә әгъзалары катнаштылар. Кунаклар Азат Гыйззәт улы көндәлекләреннән өзекләр тыңладылар. Иҗатта аеруча тырышларга аның исемендәге премия һәм диплом булдырырга кирәклеген сөйләштеләр.

Якуб ага Зәнкиев – горурланырлык язучыбыз, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, мөхтәрәм укытучыбызның 100 ел тулу хөрмәтенә үткән ел игълан иткән викторинабызга килгән җаваплар арасында җиңүчеләр билгеләнде. Иң тулы, дөрес җаваплар әзерләп җибәрүче Фәния Төхвәтуллина Түбән Тәүде районының Киндерле авылыннан килсә, Тубыл районы, Санникау авылында яшәүче Нурҗиһан апа Назыйрова утырышта катнаша алмады. Без аларга “Яңарыш”ка язылырга сертификат һәм бүләкләр тапшырдык.

Булат Сөләйманов – күренекле шагыйребез турында галимәбез Хәнисә Алишина сөйләп китте. 28 майда Вагайның мәдәният йортында “Сөләйманов укулары” булачагын хәбәр итте, катнашырга чакырды.

Кунаклар Габдулла Тукайга, Б.Сөләймановка багышланган шигырьләр сөйләделәр, татар телен сакларга, халкыбызның билгеле шәхесләре турындагы истәлекләрне югалтмаска, архивка тапшырырга кирәклеген әйттеләр.

Утырыш бергәләшеп фоторәсемгә төшү, чәй эчү белән тәмамланды.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума