#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Завод по производству мороженого откроется под Тюменью. Завод “Боровский” индустриаль паркы территориясендә 25 апрельдә ачыла. Анда өлкәдә җитештерелгән сөттән һичнинди химиясез туңдырма ясаячаклар. “Боровский” индустриаль паркы 29,7 гектар мәйданны били. Парк кече һәм урта бизнеста эшкәртү производстволарын төзү өчен билгеләнгән.

* * *

В Тюменской области существенно увеличилось приобретение сельскохозяйственной техники отечественного производства. Ел башыннан өлкә көньягы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 358 берәмлек безнең илдә ясалган техника сатып алганнар. Шул исәптә 71 бодай ургыч, 10 РСМ терлек азыгын җыючы комбайн, Киров трактор заводында ясалган 28 трактор, “Кузбасс” исемле 17 чәчү комплексы һәм башкасы. Чагыштыру өчен: 2015 елда 160 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы кайтарылган. 4нче ел инде РФ хөкүмәте ярдәме белән илебез заводлары 25%ы ташлама белән аграрийларга авыл хуҗалыгы техникасын саталар.

* * *

Аграрии Тюменской области готовы к началу весенне-полевых работ. Регионда чәчү мәйданы 1 миллион 132 мең гектарны тәшкил итә. Монда әйләнештә булган кырлар да керә. Ике муниципалитетта авыл хуҗалыгы культуралары өчен бирелгән җир кыскарачак. Төмән районында 2,5 гектарга кими, чөнки җирне индивидуаль торак төзелешенә бирәчәкләр. Яркәү районында «Ясень-агро» компаниясе «Агрофирма Междуречье» инвестицион проектының производство куәтен киңәйтә. Моның өчен чәчү җирләре бүленәчәк. Бүгенге көндә язгы кыр эшләренә техника 100%ка әзер. Аграрийларның запасында 94 тонна ашлама. Орлык фондының кондиционлыгы - 73%.

* * *

“Вахта памяти 2018” открыл сезон поисковых работ. “Хәтер вахтасы” патриотик акциясе кысасында Төмәндә эзләнү сезонына старт бирелде. Ачылу тантанасы Хәтер мәйданында узды. Анда кызылармияче Иван Дрогалевның туганнарына эзләнү отряды әгъзалары Тверь өлкәсендә табылган медальонын бирделәр. 2017 елда Төмән эзләнү отрядлары тарафыннан 15 кызылармияченең язмышы ачыкланды. Төмән эзләнү отрядлары Бөек Ватан сугышы барган җирләргә 21 апрельдә китәчәкләр.

* * *

Лучшим школьникам и их родителям. Төмән шәһәре хакимияте башлыгы Александр Моор иң яхшы мәктәп укучыларына һәм аларның ата-аналарына бүләкләр тапшырды. Ел саен Төмәннең иң сәләтле балалары стипендия рәвешендә шәһәр хакимияте башлыгыннан ярдәм алалар. Махсус комиссия югары сыйныфларда укучы балалар арасыннан укуда, фәндә, иҗатта зур казанышларга ирешүчеләрне сайлый. 5 ел дәвамында 600 кеше бу программада катнашты. Төмәннең 9 укучысы 4нче ел рәттән мондый стипендиягә лаек була.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836