#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Язучының якты рухына ихтирам белән

последние и лучшие новости искусства в мире

16-2Тубыл шәһәренең тарих һәм архитектура музей тыюлыгының “Наместник сарае” музее мөдире Гөлнара Мәдиева җитәкчелегендә язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, РФнең атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Якуб Камали улы Зәнкиевнең якты истәлегенә багышланган кичә үтте. Чарада язучының әсәрләрен яратып укучылар, аның коллегалары, укучылары, таланты алдында баш июче якташлары һәм балалары катнаштылар. ”Мәхәббәт белән яктыртылган гомер” дип аталган чарада Я.Зәнкиевнең “Иртеш таңнары” романын рус теленә тәрҗемә итүче педагогия фәннәре кандидаты Нәфилә Сәйфуллина, Зәнкиевләр нәселе буенча шәҗәрә төзүдә ярдәм итүче тарих фәннәре кандидаты Гөлсифа Бакиева, язучының кызы, педагогия фәннәре кандидаты Алсу Шәипова, улы Нур Зәнкиев, килене Зәкинә Зәнкиева, кодагые Асия Шәипова, шагыйрә Галия Абайдуллина, укытучылар, мәдәният үзәге хезмәткәрләре якты хатирәләре белән уртаклаштылар.

Ачык йөзле, игелекле, ярдәмчел, туган иле, туган теле, халкы өчен янып яшәгән, сокландыргыч тормыш юлын узган Якуб абый Зәнкиев турында җылы сүзләр яңгырады. Гаиләдә балаларына төпле киңәшләр биргән, искитмәле мәрхәмәтле, әхлаклы, туганчыл, көчле рухлы булган әтиләре турында улы Нур: “Әти Ватан сугышы елларында совет халкының батырлык күрсәткәнен онытмаска чакырып, дөреслекне яшь буынга җиткерү кирәклеген кайгыртып яшәде”, - дип сөйләде. Кичәне оста һәм матур итеп Яна Абдуллина алып барды.

Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә “Гасырлар узса да онытылмаячак!” дип аталган кичә дә Якуб абый Зәнкиев турында иде. Патриотик рухта, эчтәлекле төзелгән программада класс җитәкчеләре Марсельеза Хәсәнова белән Тубыл шәһәренең 5нче мәктәп укучылары актив катнаштылар. Үзәкнең этнография һәм тарих музеенда балалар һәм кичә кунаклары өчен экскурсия үткәрелде. Үзәк директоры Гөлсинә Ташкеева мавыктыргыч, кызыклы әңгәмәдә язучының биографиясе, шәхси әйберләре турында сөйләде. Әдипнең иҗаты, балалар өчен язылган хикәяләре турында укучыларның сорауларына җавап бирде. Язучының тормыш иптәше, ихлас җанлы, рухташлар булып яшәгән Рәшидә апа Зәнкиева турында сөйләп, аның иҗаты белән таныштырды. Рәшидә апа өлкән яшьтә булса да, мәдәни яңалыкларны укып, милли тормышыбыз белән кызыксынып яши, диде. Беренче мәртәбә татар үзәгендә булган 5нче мәктәп укучылары викторинада актив катнаштылар. Алар язучыга багышлап төшерелгән фильмнардан өзекләр, гаиләсе турында фотопрезентация карадылар. Кичәне әзерләүче Рузалия Корманалиева балаларны мактап, укытучыларына рәхмәтләрен белдерде, викторинада җиңүчеләргә күчтәнәчләр тапшырды. Язучы тормышына багышланган әңгәмә, бәйгеләр, Бөек Ватан сугышы темасына видеосюжетлар яшь буынны сәләтле якташыбыз белән яңадан очраштырды.

Римма УМИТБАЕВА.
Гали СӘИТОВ
фотосы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836